«Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза турында» Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2017 елның 27 апрелендәге № 175-пр боерыгына үзгәрешләр кертү турында 580-пр боерыгы

МИНИСТЕРСТВО ЗЕМЕЛЬНЫХ И ИМУЩЕСТВЕННЫХ ОТНОШЕНИЙ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ 

ҖИР ҺӘМ МӨЛКӘТ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ

 

 

ПРИКАЗ

27.11.2018

 

 

 

 

г.Казань

 

БОЕРЫК

 

№ 580-пр

 

 

«Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза турында» Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2017 елның 27 апрелендәге № 175-пр  боерыгына үзгәрешләр кертү турында

 

 

 

 

«Аерым норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 24 декабрендәге № 883 карары белән расланган норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 1 октябрендәге № 891 карары чыгарылу белән бәйле рәвештә б о е р а м:

«Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза турында» Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2017 елның 27 апрелендәге № 175-пр  боерыгына (алга таба – боерык) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

боерыкның 2 пунктында «Ф.Ш.Мусина» сүзен «Э.М.Диярова» сүзенә алыштырырга;

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәртибенең 4 бүлеген кушымтадагы яңа редакциядә бәян итәргә.

 

 

Министр                                                                                                                                   А.К.Хамаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының

27.11.2018 № 580-пр

боерыгына кушымта

 

4. Министрлык актларына һәм актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза

4.1. Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза һәм иҗтимагый фикерләшүләр үткәрү максатыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының норматив хокукый актларын урнаштыру өчен бердәм региональ интернет-портал (алга таба - бердәм региональ интернет-портал) буларак билгеләнгән «Интернет» мәгълүмати телекоммуникацияләр челтәрендәге Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында (http://mzio.tatarstan.ru/ (алга таба -  рәсми сайт) яки коррупциягә каршы бәйсез экспертиза һәм иҗтимагый фикерләшүләр үткәрү максатыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының норматив хокукый актлары проектлары урнаштырыла торган мәгълүмати ресурста (http://tatarstan.ru/regulation) урнаштырылган Министрлыкның рәсми  чыгарылган норматив хокукый актлары, Министрлык тарафыннан эшләнгән норматив хокукый актлар проектлары коррупциягә каршы бәйсез экспертиза объектлары булып тора.

Дәүләт сере булып торган яисә конфиденциаль характердагы белешмәләр булган норматив хокукый актларга, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрелми.

4.2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы тәртибендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына кертелүче Министрлык тарафыннан әзерләнгән федераль законнар проектларына, Татарстан Республикасы законнары проектларына, Татарстан Республикасы Президенты указлары проектларына,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү өчен Министрлык аларны Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, башка органнарга һәм оешмаларга килештерү өчен юлланган көнгә туры китереп, бер эш көне дәвамында «Интернет» мәгълүмати телекоммуникацияләр челтәрендәге үз рәсми сайтына һәм бердәм региональ интернет-порталга урнаштыра.

Министрлык коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү өчен Министрлык тарафыннан эшләнгән актлар проектларын карау өчен Министрлыкның хокук идарәсенә юлланган көнгә туры китереп, бер эш көне дәвамында «Интернет» мәгълүмати телекоммуникацияләр челтәрендәге үз рәсми сайтына һәм бердәм региональ интернет-порталга урнаштыра

4.3. Министрлыкның норматив хокукый акты проектына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү өчен, аны әзерләүче норматив хокукый акт проектын, эксперт бәяләмәсен юллау адресларын (шул исәптән электрон почта адресын), шулай ук, коррупциягә каршы бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча бәяләмәләр кабул итү башлану һәм тәмамлану даталарын күрсәтеп Министрлыкның хокук идарәсенә юллый. Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү өчен норматив хокукый актларның проектларын урнаштыруның әзерләүче билгеләгән срогы урнаштырганнан соң биш көннән дә кимрәк була алмый.

4.4. Министрлыкның хокук идарәсенең җаваплы заты, хокук идарәсенә норматив хокукый акт проекты җибәрелгәннән соң, норматив хокукый акт проектын көн дәвамында «Интернет» мәгълүмати телекоммуникацияләр челтәрендәге рәсми сайтка һәм бердәм региональ интернет-порталына элеп куя. 

4.5. Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү максатыннан норматив хокукый актларның проекты урнаштырылган срок кысаларында килгән коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү нәтиҗәләре буенча бәяләмәләр алар кергәннән соңгы эш көненнән дә соңга калмыйча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары ведомоствоара электрон документ әйләнеше бердәм системасында теркәлә.

4.6. Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү нәтиҗәләре буенча бәяләмәләр тәкъдим итү характерында була һәм Министрлык тарафыннан теркәлгәннән соң 15 көн эчендә мәҗбүри каралырга тиеш, әлеге Тәртипнең 4.7 пунктында күрсәтелгән очраклар искәрмә булып тора.

Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәргән юридик яки физик затларга карау нәтиҗәләре буенча нигезле җавап (бәяләмәдә коррупциоген факторлар турында мәгълүмат булмавы яки ачыкланган коррупциоген факторларны бетерү ысуллары турында мәгълүмат булмау искәрмә булып тора) юллана, анда коррупциягә каршы бәйсез экспертиза нәтиҗәләре исәбе чагыла һәм (яки) норматив хокукый актта яки норматив хокукый акт проектында ачыкланган коррупциоген факторлар белән килешиәү сәбәпләре күрсәтелә.

4.7. Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча түбәндәге бәяләмәләр каралмый:

Россия Федерациясе Юстиции министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча эксперт сыйфатында аккредитацияләнмәгән юридик затлар һәм физик затлар әзерләгән булса;

Россия Федерациясе Юстиции министрлыгы раслаган формага туры килмәсә.

4.8. Әлеге Тәртипнең 4.7 пунктындагы өченче абзацта күрсәтелгән очракта Министрлык андый бәяләмәне теркәлгәннән соң 15 көннән дә соңга калмыйча, сәбәпләрен күрсәтеп кайтара.

4.9. Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәргәндә ачыкланган коррупциоген факторлар акт проектын әзерләп бетерү стадиясендә төзәтелә.

4.10. Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча бәяләмәдә бәян ителгән кимчелекләр бетерелгәч һәм тәкъдимнәр исәпкә алынгач, әзерләүче акт проектын кабат карап чыгу өчен, коррупциягә каршы бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча кергән бәяләмәләрне кушып, Министрлыкның хокук идарәсенә тапшыра.

Җаваплы зат кабаттан өч көн эчендә карап чыга.

4.11. Актта коррупциоген факторлар ачыкланса, Министрлыкның әлеге актны әзерләгән бүлекчәсе бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча бәяләмә Министрлыкта регистрацияләнгәннән соң өч көн эчендә актка үзгәрешләр кертү яки аны көчен югалткан дип тану буенча чаралар күрә.

4.12. Әзерләүче Министрлык әзерләгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы тәртибендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына кертелүче Министрлык тарафыннан әзерләнгән федераль законнар проектларына, Татарстан Республикасы законнары проектларына, Татарстан Республикасы Президенты указлары проектларына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары проектларында коррупциоген факторлар булуы турында коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләре белән, шул исәптән, бәйсез экспертиза нәтиҗәләре белән дә, килешмәсә, күрсәтелгән норматив хокукый актлар проектларын, коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләрен, шул исәптән, бәйсез экспертиза нәтиҗәләрен теркәп, үзенең ризасызлыгын нигезләгән ачыклау язуы белән бергә, карау өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Регламентында каралган тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшыра.

 

 

docx
Скачать текст
DOCX, 78.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International