Министр вәкаләте

Министр Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган тәртиптә вазыйфага билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә.

(Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 6 июлендә 324 номерлы карары белән расланган “Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы” турында нигезләмәсе).

Министрлык эшчәнлеген оештыра:

Башкарма хакимиятең башка дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган башка оешмалар, учрежденияләр, предприятияләр белән мөнәсәбәткә кергәндә министрлык исеменнән эш йөртә;

Министр урынбасарлары арасында вазыйфаларны бүлә, Министрлык аппаратының структур бүлекчәләре җитәкчеләре арасында вазыйфаларны билгели;

Министрлык компетенциясенә кергән бурычларны һәм функцияләрне үтәтүдә, министрлык тарафыннан кабул ителгән хокукый актларның законлылыгында һәм оештыру-боеру эшләрен гамәлгә ашыруда шәхси җавап тота;

Министрлык, структур бүлекчәләр, министрлыкка буйсынган дәүләт предприятияләре, дәүләт учрежденияләре һәм оешмалары эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча хокукый актлар нәшер итә;

Үзенең компетенциясе кысаларында приказ чыгара, аларның үтәлешен контрольдә тота;

Билгеләнгән кысаларда хезмәт күрсәтүчеләр санын, хезмәткә түләү фондын һәм бюджет ассигнованиясен штат расписаниясен, Министрлык аппаратын тотуга киткән чыгымнар сметасын раслый;

Министрлык структурасына кергән структур бүлекчәләр турында нигезләмәләр раслый, шулай ук Министрлык тарафыннан оештырылачак дәүләт предприятияләре һәм дәүләт учрежденияләре турында нигезләмәләр һәм башка норматив актлар раслый;

Министрлык хезмәткәрләрен билгеләнгән тәртиптә вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә;

Законда каралган тәртиптә һәм шартларда территориаль органнар, дәүләт предприятияләре һәм дәүләт учрежденияләре җитәкчеләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә.

Соңгы яңарту: 2019 елның 27 июне, 10:59

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International