-
дәүләт милке белән идарә итүне башкара;
-
Татарстан Республикасы мөлкәт казнасы һәм дәүләт учреждениеләренә беркетелгән мөлкәт белән нәтиҗәле идарә итүне, аның сакланышын һәм капитализацияләнүен тәэмин итә;
-
Татарстан Республикасы милке структурасын оптимизацияләү буенча чаралар күрә;
-
күчемсез милек белән идарә итү өлкәсендә консалтинг система үсешендә, мәгълүмати һәм башка төпле хезмәт күрсәтүдә катнашу юлы белән эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча чаралар күрә;
-
дәүләт унитар оешмаларына хуҗалык кулланылышына тапшырылган, дәүләт учреждениеләренә – оператив идарә итүгә, коммерцияле оешмаларга – ышанып тапшырулы идарә итүгә, арендага, инвестиция һәм концессия килешүләре буенча, коммерцияле оешмаларга, шулай ук РФ дәүләт хакимияте органнарына, муниципаль берәмлекләргә – түләүсез файдалашуга бирелгән ТР милкен нәтиҗәле куллануны контрольдә тота. Кагыйдә бозу очраклары булганда тиешле чаралар күрә;
-
ел саен ТР милкен арендага бирүдән кергән керемне прогнозлый, ТР арендага бирелгән милкенең керемле булуын тәэмин итә;
-
ТР милкен сату юлы белән хосусыйлаштыруны тәэмин итә;
-
ТР милкен законда билгеләнгән тәртиптә сатуны оештыра;
-
килешмәләр, шартнамәләр төзү аукционнары үткәрә;
-
ТР торак фондын хосусыйлаштыруны оештыра;
-
ТР дини оешмалар милкенә дин өчен билгеләнгән дәүләт милкен тапшыруны тәэмин итә;
-
ТР дәүләт милке белән бәйле башка фукнцияләрне башкара.