Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларының кадастр бәясен билгеләү турында хисап проектын урнаштыру хакында, шулай ук хисап проектына карата искәр түләрне тапшыру тәртибе һәм срогы хакында хәбәрнамә

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларының кадастр бәясен билгеләү турында хисап проектын урнаштыру хакында, шулай ук хисап проектына карата искәр түләрне тапшыру тәртибе һәм срогы хакында хәбәрнамә

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә.

«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге № 237-ФЗ Федераль закон һәм «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларын дәүләт кадастр бәяләвен үткәрү турында» 21.02.2022 ел, № 540-р Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы нигезендә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә капиталь төзелеш объектларын дәүләт кадастр бәяләве үткәрелә.

Капиталь төзелеш объектларының кадастр бәясен билгеләү йомгаклары буенча, «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – ГБУ «ЦГКО») электрон документ рәвешендә башлангыч хисап документларын (алга таба – Хисап проекты) тутырган.

Хисап проектындагы мәгълүматлар һәм материаллар, дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фондын алып бару тәртибендә күздә тотылган күләмдә, 2023 елның 3 октябрендә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтындагы дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фондына утыз көнгә урнаштырылган.

Хисап проекты, кушымталарын да кертеп, тулы күләмендә ГБУ «ЦГКО»- ның «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтының (http://cgko.tatarstan.ru) «Эшчәнлек» бүлегенә «Хисап проекты» бүлекчәсенә урнаштырылган.

Хисап проектына карата искәртүләр 2023 елның 1 ноябренә кадәр кызыксынулы теләсә кайсы затлар тарафыннан ГБУ «ЦГКО»га, шәхсән, почта аша яки «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәреннән файдаланып, электрон почта аша электрон документ рәвешендә җибәрелергә мөмкин. Моннан тыш Хисап проектына искәртүләр «Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең (алга таба – ГБУ «МФЦ») теләсә кайсы филиа лына тапшырылырга мөмкин.

Хисап проектына искәртүләрне тапшыру көне булып аны ГБУ «ЦГКО»- га яки ГБУ «МФЦ»га тапшыру көне, хат тапшыру турында уведомлениенең поч та штемпеле оттискында күрсәтелгән көн (почта элемтәсе аша җибәргән очракта) яисә аны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша тапшыру көне санала.

Хисап проектына искәртү, асылын бәян итү белән беррәттән, түбәндәгеләрне үз эченә алырга тиеш:

1) физик затның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме (соңгысы – булганда), юридик затның тулы атамасы, Хисап проектына карата искәртү тапшырган затның элемтәгә керү өчен телефон номеры, электрон почтасы (булганда) адресы;

2) кадастр бәясен билгеләүгә карата Хисап проектына искәртү бирелә торган күчемсез милек объектының кадастр номеры, әгәр искәртү конкрет күчемсез милек объектына караган булса;

3) Хисап проектының искәртүләр бирелә торган битләре (бүлекләре) номерларын күрсәтү (кирәк булганда).

Искәртүләргә кадастр бәясен билгеләгәндә хаталар җибәрелүен раслаучы документлар, шулай ук күчемсез милек объектының характеристикалары турында декларация кушып бирелергә мөмкин.

Күчемсез милек объектларының характеристикалары турында декларация формасы һәм аны карап тикшерү тәртибе «Күчемсез милек объекты характеристикалары турында декларация не, шул исәптән аның формаларын карап тикшерү тәртибен раслау турында» 04.06.2019 ел, № 318 Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы белән расланган.

Хисап проектына карата искәртүләр кабул ителә:

1) түбәндәге адрес буенча урнашкан: 420021, Казан ш., Париж Коммунасы ур., 8 й. (ишеге – бина почмагында, «БТИ» АҖ документлар кабул итү зонасы) ГБУ «ЦГКО»да;

2) Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ГБУ филиалларында (филиаллар исемлеге ГБУ «МФЦ» рәсми сайтында «Бүлекләр» бүлекчәсендә урнашкан (https://mfc16.tatarstan.ru/fi lials-map).

3) ГБУ «ЦГКО»ның электрон почтасы (Gbu.Cgko@tatar.ru) аша электрон документ рәвешендә (шәхсән имза белән документның сканер күчермәсе).

Тәфсиллерәк мәгълүмат, шул исәптән күчемсез милек объектлары характеристикалары турында декларация формасы һәм аны карап тикшерү тәртибе ГБУ «ЦГКО» сайтына (http:// cgko.tatarstan.ru) урнаштырылган.

docx
Скачать текст
DOCX, 15.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International