МИНИСТЕРСТВО ЗЕМЕЛЬНЫХ И ИМУЩЕСТВЕННЫХ ОТНОШЕНИЙ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
|
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ҖИР ҺӘМ МӨЛКӘТ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ
|
РАСПОРЯЖЕНИЕ 30.10.2018
|
Казан
|
БОЕРЫК
№ 3647-р |
Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләрен раслау турында
«Дәүләт кадастр бәясе турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль законга, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт кадастр бәяләвен «Дәүләт кадастр бәясе турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль законга туры китереп, үткәрүгә күчү датасын билгеләү турында 2017 ел, 15 август, № 576 карарына туры китереп:
1. Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең 2018 елның 1 гыйнварына дәүләт кадастр бәясенең беркетелгән нәтиҗәләрен расларга (алга таба - Нәтиҗәләр).
2. Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә Нәтиҗәләрне тиешле тәртиптә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертергә тәкъдим итергә.
3. Нәтиҗәләрне Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының www.mzio.tatarstan.ru адресындагы рәсми сайтына урнаштырырга.
4. Әлеге карарның башкарылуын контрольдә тотуны Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Р.Р.Мерзакреевка йөкләргә.
Министр А.К.Хамаев