ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

28 февраль көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Дагыстан Республикасы делегациясе белән очрашу үтте. Очрашуга делегация составында Дагыстан Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Екатерина Толстикова, ДР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры руслан Магомедов һәм министр ярдәмчесе Давуд Җәлилов килде. Алар министрлыкның җитәкче составы белән очраштылар.

Бу чарада шулай иук КФУ икътисади һәм стратегиу үсеш сораулары буенча проректор Марат Сәфиуллин катнашты.

Очрашу ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев рәислегендә узды. Үзара тәҗрибә уртаклашу  барышында дәүләт һәм муниципаль милек һәм җир ресурслары белән идарә итү, мөлкәтнең табышлылыгын үстерү, дәүләт өлеше булган оешмалар белән идарә итүне оптимизацияләү, мәгълүмати технологияләр үсеше сораулары каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International