• 13.12.2017

    ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне үтте

    Кичә, агымдагы елның 12 декабре көнне, сәгать 12.00 дән 20.00 кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне үтте. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре төрле иде: тулай торакта бүлмәләрне хосусыйлаштыру, җир кишәрлекләре алу, закон буенча консультацияләр, кадастр бәясен бәяләү һәм Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы башка төрле сораулар. Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгатьләр буенча да Министрлыкның вәкаләтле вәкилләре тиешле аңлатмалар бирделәр. Мөрәҗәгатьчеләр барысы да җылы кабул итүгә һәм сорауларына канәгатьләнерлек җаваплар алуларына сөнеп, Министрлык тарафына рәхмәтле булып киттеләр.
  • 06.12.2017

    12 декабрьдә –12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Бердәм гражданнарны кабул итү көне узачак

    12 декабрьдә РФ Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Бердәм гражданнарны кабул итү көне узачак.        ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында кабул итү Вишнеский ур., 26 адресы буенча үтәчәк. Кабул итү алдан язылмыйча башкарылачак. Министрлык түбәндәге төп функцияләрне гамәлгә ашыра: җир ресурсларыннан файдалану белән идарә итү; дәүләт милкендә булган күчемсез мөлкәттән (биналар, корылмалар), транспорттан, җиһаздан файдалану белән идарә итү; акцияләрнең дәүләт портфеленнән файдалану белән идарә итү; хосусыйлаштыру белән идарә итү; эшчәнлекнең беркетелгән төрләрен лицензияләү
  • 30.11.2017

    Азат Хамаев «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышында катнашты

    Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   Утырышта «Татнефть» компаниясенең 2017 елның тугыз ае эчендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы мәгълүмат тыңланды. Нефть чыгару күләме 21,4 млн. тонна тәшкил иткән, үткән елның шушы чорына карата 2,6%ка артык. 644 яңа нефть чыгару скважинасы һәм 181 басым бирү скважинасы эксплуатациягә тапшырылган. Юлдаш нефть газын җыю күләме 698 млн. куб. метр.  «Татнефть» ГАҖ буенча бухгалтер исәпкә алуының Россия стандартлары нигезендә төяп җибәрелгән продукциядән 2017 елның 9 ае эчендә табыш килере-брутто 502,4 млрд. сум тәшкил итә, табыш килере-нетто (НДСтан башка, экспорт пошлинасыннан һәм акцизлардан башка) – 417,5 млрд. сум, чиста табыш – 86,2 млрд. сум. «Татнефть» төркеме буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 63 млрд. сум.    Директорлар советы 2018 елга нефть чыгару һәм геологик-техник чаралар буенча планнарны карады. Җитештерү программасы расланды, аның буенча «Татнефть» төркеме өлеше 28,7 млн. тонна нефть тәшкил итә. «ОПЕК+» илләре килешүе буенча кертелгән чикләүләр беткән очракта, чыгарылучы нефть күләме артырга мөмкин.  Утырышта шулай ук «Татнефть» компаниясе эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.  
  • 29.11.2017

    Арча муниципаль районында җир законнары буенча консультация бирелде

    2017 елның 23  ноябре көнне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Арча муниципаль районының авылларына  халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.         Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. 
  • Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне
  • ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы
  • ТР дәүләт унитар оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының баланс комиссиясе утырышы
  • Ятим балаларга фатирлар төзү сораулары буенча ТР муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында киңәшмә

Чаралар планы

Вакыйгалар календаре

Декабрь 2017 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
     1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Элемтәләр

Адрес:
420043, Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26
Телефон:
+7 (843) 221-40-83 (отдел делопроизводства и контроля; эш башкару һәм эш кәгазьләрен контрольдә тоту бүлеге; office-work and control department); 221-40-00 (приёмная министра, министрның кабул итү бүлмәсе, reception of Minister)
Факс:
+7 (843) 236-27-71
E-Mail:
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования