ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь 2019 ел.
дүшәмбе

2019 елның 19 октябре көнне республикада “Татарстанның чиста урманнары” дип аталган табигать саклау акциясе үткәрелде. Бу чара кысаларында урман массивларын чистарту кцне ъткщрелде. Катнашучыларның дус һәм бердәм эшенә кояшлы һава торышы да булышты.

Столбище урман хуҗалыгы территориясендәге урманны чүпләрдән арындыру эшендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә активлык күрсәтте. Урман чистартуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының барлык структур подразделениләре вәкилләре дә катнашты.

 


18
октябрь 2019 ел.
җомга

2019 елда Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының йомгаклау этабын уздыруга, 2019 елда информатика буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасына Татарстан Республикасы җыелма командасын әзерләүгә бәйле чыгымнарны каплау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүгә коммерциячел булмаган оешмалардан гаризалар кабул итү турында хәбәр
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 17 июлендәге 499 номерлы карары белән расланган (алга таба-17.07.2017 ел, № 499 карары белән расланган) Мәгълүмат технологияләре, цифрлы икътисад һәм (яки) робототехника өлкәсендә семинарлар, конференцияләр, форумнар, олимпиадалар, интеллектуаль конкурслар һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү белән бәйле, шулай ук Татарстан Республикасы командаларының әлеге чараларда катнашуын тәэмин итүгә бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итүгә (каплауга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе нигезендә – Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының (алга таба – министрлык) 18.10.2019 ел, № 543-пр боерыгы (алга таба-министрлык) нигезендә, Коммерциягә карамаган оешмаларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләрдән тыш) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу өчен гаризалар бирү сроклары билгеләнде):

1) 2019 елгы Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының йомгаклау этабын уздыруга бәйле чыгымнарны кайтаруга;
2) Татарстан Республикасы җыелма командасын 2019 елда информатика буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасына әзерләүгә бәйле чыгымнарны каплауга.

Гаризалар 2019 елның 28 октябрендә 9.00 сәгатьтә кабул итү башлана.
Гаризалар 2019 елның 29 октябрендә 18.00 сәгатьтә кабул итү тәмамлана.

Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре Мәскәү дәүләт университеты базасында видеоконференцэлемтә режимында узган М. в. Ломоносовның "Дәүләт һәм муниципаль мөлкәт турында" Федераль закон проекты хакында фикер алышуы мәсьәләсе буенча Россия юристлары ассоциясенең Мәскәү бүлегенең икътисадый эшчәнлеген хокукый җайга салу комиссиясе утырышында катнаштылар.

Әлеге закон, тиешле федераль, региональ һәм муниципаль норматив-хокукый актларны туплап, дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә төп канун булырга тиеш. Документ МДУ галим-юристлары коллективы һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белгечләре белән берлектә эшләнгән. Закон проекты Россия Федерациясендә гамәви милек белән идарә итүнең бердәм структурасын, дәүләт һәм муниципаль милекне исәпкә алуның бердәмлеген, идарә итү нәтиҗәлелеге критерийларын һәм хакимият дәрәҗәләре арасында мөлкәтне яңадан бүлү принципларын билгеләүне күздә тота.

2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 205 млрд. сумнан артты. Узган елның шул ук чорына караганда үсеш 7,3% тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә 2019 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр бурычлар буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, агымдагы елның 9 аенда сәнәгать производствосы индексы 101,3 % тәшкил итте, берәмләп сату әйләнеше 0,1 процентка артты. Республика территориясеннән бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга 802 млрд. сум тупланган, шуларның 74,4 % - федераль бюджетка юнәлдерелгән. 

"Бюджетны формалаштыру буенча зур эш башкарылды. Зональ кидәшмәләр үткәрелде, парламент тыңлаулары. Әлегә бюджет дефицитлы - 3 млрд. сумнан артыгы. Бу авырлыкларга карамастан, без алдагы елларда гамәлдә булган бөтен программаларны саклап калабыз. Шулай ук гражданнарыбыз тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән берничә яңа программаны башлап җибәрәбез. Алар арасында - "Безнең ишек алды" программасы, стационарларны, спорт объектларын, уку корпусларын һәм тулай торакларны, мәдәни мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы. Болар барысы да  бөтен финанс системасының килешеп эшләвен таләп итә", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Бюджетның керемнәрен арттыру юлларының берсе - салым бурычларын киметү. Ел башыннан ул 1 млрд сумга кимеде. Әмма бурычлар һаман күп - 8 млрд. сум. "Әлеге эшне, бөен тармак министрлыкларын, район башлыкларын җәлеп итеп, дәвам итәргә кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

Аерым Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсенә тукталды. Аның сүзләренчә, федераль үзәк белән килешүләрдә каралган бөтен күрсәткечләргә ирешү зарури. 

Киңәшмәдә тагын ТР буенча Федераль салым хезмәте җитәкчесе Марат Сәфиуллин, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин докладлар белән чыгыш ясадылар. 

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларны икътисадый һәм бюджет күрсәткечләренә игътибарлы булырга өндәде. Бүгенгә 560 предприятие бюджетка түләүләрен 9 млрд. сумга киметкән. "Монна тыш, предприятиеләрнең 26 % зыян күреп эшли. Алар банкрот була ала дигән сүз. Моңа игътибар итәргә кирәк", - диде ТР Президенты. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов өстәмә кыйммәткә салым, милеккә салымнар түләүләрен контрольдә тотарга кушты. 

"Кайбер районнарда җир салымы түләүләре кимегән. Бу - Азнакай, Арча, Бөгелмә, Буа, Зеленодольск, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Тәтеш районнары, Чаллы шәһәре. Вәзгыятьне анализларга кирәк", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, муниципалитетларның төп бурычы - җирле бюджетларны сыйфатлы формалаштыру.


17
октябрь 2019 ел.
пәнҗешәмбе

16.10.2019 министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм конфликтларны җайга салу буенча комиссиясе утырышы булды.
Комиссия утырышында Министрлыкның 2 дәүләт гражданлык хезмәткәре керемнәренә туры килү - килмәүне тикшерү нәтиҗәләре буенча бәяләмәләр, шулай ук 2017-2019 елларда Татарстан Республикасында ачыкланган контроль-күзәтчелек һәм хокук саклау органнары тарафыннан коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе тарафыннан әзерләнгән коррупциячел юнәлештәге хокук бозуларга һәм җинаятьләргә күзәтү каралды.
 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышы узды.  

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

Казанда медицина реабилитациясе үзәген төзү проекты («ПремиумСтрой» ҖЧҖ, Мәскәү), «Татарстан Республикасы дәвалау-профилактика учреждениеләренә медицина кислородын бирү һәм саклау системаларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү» проекты («Эр Ликид» ҖЧҖ, Мәскәү) әле дә төрле инстанцияләрдә килештерү этаплары узалар.

Рөстәм Миңнеханов проектларга ярдәм күрсәтергә, инвесторлар белән эшне тизләтергә кушты, аеруча документацияне килештерү өлешендә. Аның сүзләренчә, инвесторлар белән эшләү төбәктәге инвестицион климат формалашуда да чагыла. 

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы Инвестицион советы тарафыннан карарлар кабул иткәндә һәм норматив хокукый актларга үзгәрешләр керткәндә читтән торып тавыш бирү (сораштыру юлы белән) уздыру тәртибе турында нигезләмә расларга тәкъдим итте.  

Аннары 2 яңа инвестицион проект каралды.

Тулы цикллы киностудия булдыру проектын «Кей Ди Студиос» киностудиясенә нигез салучы Евгений Мелентьев (Мәскәү) тәкъдим итте. Компания 2012 елда төзелгән.

Ул проектка инвестицияләр суммасын, проектның файдага эшли башлау срогын (6-7 ел) атады, яңа югары технологияле эш урыннары булдырылачагы һәм проектка креатив яшьләр җәлеп ителәчәге турында сөйләде.   

Рөстәм Миңнеханов бу проектны гамәлгә ашыруны хуплады.  

Аннары «Органик калдыкларны эшкәртү комплексы төзү» проекты каралды, «Эвобиос» Санкт-Петербург компаниясе. Проект экологик һәм компактлы биоэнергетик комплекслар төзүне күз алдында тота.

Компаниянең Директорлар советы рәисе Александр Подсекин хәбәр иткәнчә, органик калдыкларны эшкәртү комплекслары Ленинград өлкәсенең АСК предприятиеләрендә урнаштырылган инде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, проект кызыклы һәм ул бу проект буенча куратор итеп Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгын билгеләде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын кертеп, «Эвобиос» компаниясенең проектын өйрәнү өчен эш төркеме төзергә тәкъдим итте.  

 


16
октябрь 2019 ел.
чәршәмбе

Акцияләре Татарстан Республикасы милкендә булган һәм (яки) аларга карата махсус хокук (алтын акция) кабул ителгән акционер җәмгыятьләр белән идарә итүне оештырудагы юнәлешләрнең берсе булып, Татарстан Республикасының мөлкәт мәнфәгатьләрен яклау һәм тәкъдим итү максатыннан, Дәүләт вәкилләренең мондый җәмгыятьләрне идарә итү һәм контрольдә тоту органнарына күрсәтү (билгеләү) тора.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, акцияләре Татарстан Республикасы милкендә булган акционерлык җәмгыятьләрендә акционерлык вәкаләтләрен башкаручы вәкаләтле орган буларак, һәр ел ахырында акционерларның еллык гомуми җыелышларына әзерлек эшләре алып бара, шулай ук алдагы корпоратив елга акционерлык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнарына дәүләт вәкилләре кандидатларын билгели.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә Татарстан Республикасы территориясендә су басу, су басу зоналары чикләрен билгеләү һәм территориаль планлаштыру документларын эшләү стандартларын карау сораулары каралды. Бу сораулар буенча фикер алышуда «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ һәм ТР Экология министрлыгы вәкилләре катнашты. 
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы территориясендә су басу һәм су басу зоналарын кадастр исәбенә кую йөкләмәсен үтәү максатларында, катнашучылар эшче төркем төзергә карар кылдылар. Бу эшне турыдан-туры башкаручылар белән берлектә тизләтергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук киңәшмәдә «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының әлеге мәсьәлә буенча хезмәттәшлек итү мөмкинлеге каралды.

 


15
октябрь 2019 ел.
сишәмбе

«Республика мөлкәт казнасы " ДБУ тарафыннан оператив идарә итү һәм хуҗалык алып бару хокукында беркетелгән мөлкәтне сату буенча аукционга куелган гомуми суммасы 24 млн. сум булган 5 күчемсез милек объекты һәм 19 млн. сумлык 112 транспорт чарасы сатылды. Шулай ук мәҗбүри рәвештә 321 мең сумлык 5 җир кишәрлеге сатылды. 
 


14
октябрь 2019 ел.
дүшәмбе

Гамәви кадастр картасы (алга таба – ГКК) Росреестр хезмәтенең рәсми электрон ресурсы булып тора, анда барлык күчемсез милек объектларына Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры (алга таба – ЕГРН) белешмәсе бар. Әлеге ресурсның барлык мәгълүматлары график һәм текст режимында бирелгән, ә ГКК ны алып бару актуальлек, ачыклык һәм үтемлелек принципларында гамәлгә ашырыла.

Гамәви карта бердәм дәүләт реестрында исәпкә алынган барлык күчемсез милек объектлары турында онлайн режимда мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә. Ул урнашу урыны, адресы, мәйданы, кадастр бәясе, объектның милек рәвеше турында мәгълүмат бирә. ГК шулай ук участокныкы булган җирләрнең категориясе һәм җир кишәрлегеннән файдалану рөхсәт ителгән төре турында мәгълүмат белән танышырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, ГКК ЕГРН га кертелгән территорияне махсус шартлары булган зоналар чикләрен дә күрергә мөмкин.

Әгәр дә яңа күчемсез милек объектын формалаштыруга әзерлек башкарыла икән (мәсәлән, дәүләт яки муниципаль фондтан җир кишәрлеге бүлеп бирү), аның турында мәгълүмат ГКда юк. Бу очракта электрон ресурста бары тик булачак объектның урынын гына урнаштырырга мөмкин, ә мәгълүматларны кертү күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү һәм кадастр исәбен узу нәтиҗәләре буенча башкарылачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования