ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

Язның беренче көннәрендә ел сан дәүләт хезмәтен үтүче хезмәткәрләргә физик тәрбия бирүне камилләштерү өчен шартлар тудыру һәм республика дәүләт учреждениеләрендә спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла торган Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең Спартакиадасы сезоны ачылды.

Яшел Үзән шәһәрендәге “Маяк” спорт комплексында үткән чаңгы ярышларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасын Татьяна Дернова (Берләштерү-аналитик бүлеге), Гөлинә Сәләхова (дәүләт җирләрен нәтиҗәле файдалану бүлеге), Марсель Минуллин (корпаратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад бүлеге), Олег Масленков (режимлы-секретлы хезмәт) якладылар. Хатын-кызлар  - 1 км, ир-атлар – 3 км дистанциядә ярыштылар.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ярышларда дус һәм лаеклы чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International