ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2017 ел
җомга

«Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ тарафыннан автогражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү өчен дәүләт контракты төзү хокукына ачык конкурс үткәрелде. Конкурста катаншу максатыннан 3 гариза: “НАСКО-Татарстан” АҖ – иминият компаниясе, “СОГАЗ” – иминият төркеме, “МАКС” –иминият компаниясе.

Конкурса “НАСКО-Татарстан” АҖ – иминият компаниясе җиңүче дип табылды. Аның белән 31.12.2017 кадәр дәүләт контракты төзелде.

       2017 елның 1 яртыеллык нәтиҗәләре буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча Татарстан Республикасы гомуми мәйданы 400 гектардан артык  180 җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы җирләреннән төзелеш өчен яраклы категориягә күчерү буенча ТР Министрлар кабинетының 57 карары кабул ителде.

Категорияләре үзгәртелгән җирләрнең 78% ы нефть чыгару һәм башка файдалы казылмалар табу өчен  дип билгеләнде. Җир категорияләрен үзгәртү шулай ук төзелеш сәнәгате, логистика, энергетика һәм элемтә, автомобиль һәм торбаүткәргеч транспорт объектлары төзү максатыннан  башкарыды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International