ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2017 ел
сишәмбе

Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 7 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 470,8 миллион сум акча керде.      

Шул исәптән, елның 7 аенда статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 49,81  миллион сум - план 104,07 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 36,69 миллион сум – план 65,81 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 1,54 миллион сум – план 248,39 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 10,89 миллион сум – план 36,3 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 7,07  миллион сум акча кергән (бу статьяга план билгеләнмәгән).

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 56,9 миллион сум табыш кергән– план 110,92 % ка үтәлгән;

дивидентлардан – 249,45  миллион сум – план 380,14 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 58,09 миллион сум - план 142,73 % ка үтәлгән.

 

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Россия Саклык банкы венчур фондының идарәче партнеры Виктор Орловский лекция укыды. Лекция цифрлы икътисад үсеше, шулай ук хәзерге җәмгыятьнең яңа куллану модельләре мәсьәләләренә багышланган иде.

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин, ТР премьер-министры урынбасары - ТРМинистрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР вице-премьеры -ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре тыңлады.

Виктор Орловскийны сәламләп, Алексей Песошин Саклык банкының венчур фонды кыска вакыт эчендә Россия һәм шулай ук чит илләрнең профессиональ даирәләрендә киң танылды, дип ассызыклады.

“Фондның мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә кызыклы һәм уңышлы гамәлгә ашырылган проектлары аз түгел”, - диде ул.

Лекция барышында Виктор Орловский Россия һәм дөньядагы цифрлы икътисад үсешенең төп этаплары, бу процессларның икътисади һәм социаль файдасы турында сөйләде.

Моннан тыш, лектор куллануның заманча модельләре темасына кагылды, аерым алганда, аларның күрсәкечләрен бәяләүнең яңа алымнары, файдалану юнәлешләре хакында сөйләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International