ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.

       2017 елның гыйнвар-сентябрь айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 2119 сату-алу эше буенча 1754 мөрәҗәгать каралды, шуларның 736 сату-алу эше башкару килешенде. 1383 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International