ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

23.01.2018 ТР Бәяләүчеләр Союзы утырышында Партнерлык әгъзаларының чираттагы еллык гомуми җыелышының көне билгеләнде- 15 мартта, 2018 елда 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: Казан шәһ., Вишневский ур., 26. Җыелышның көн тәртибендәге сораулар буенча көн тәртибе һәм материаллар исемлеге Партнерлык әгъзаларына февраль уртасына кадәр җибәреләчәк.  Җыелышта катнашу хокукына ия булган затлар исемлеге 23.01.2018 Партнерлык әгъзалары Реестры мәгълүматлары буенча төзелде. Идарә тарафынна 2016 елда керү взнослары күләме һәм түләү шартлары турында карар кабул ителде.

    Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановка җибәрелгән мәгълүмат нигезендә муниципаль берәмлекләрдә бәяләү сыйфатын күтәрү мөһим булган очракта, бу юнәлештә белгечләрне өйрәтүгә ташламалар ясалачак. Аерым алганда, Партнерлык оешмасына (шәхси эшмәкәрләр) яңа керүчеләр “Оешмалар (эшмәкәрлек) хакын бәяләү" программасы буенча хезмәткәрләрен җибәргән очракта керү взносын түләүдән азат ителәләр.

    Утырыш катнашучылары тарафыннан ТР Бәяләүчеләр союзы идарәчелегенең 2018 елга төзелгән План проекты нигез итеп кабул ителде.

Анда Партнерлыкның төп эшчәнлеге дә, инновацион һәм социаль юнәллешле проектлар да күрсәтелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International