Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында

МИНИСТЕРСТВО ЗЕМЕЛЬНЫХ И ИМУЩЕСТВЕННЫХ ОТНОШЕНИЙ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ 

ҖИР ҺӘМ МӨЛКӘТ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ

 

 

ПРИКАЗ

11.10.2019

 

 

 

 

Казан ш

 

БОЕРЫК

 

№ 535-пр

 

 

Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында

 

 

1. Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең тәкъдим ителгән административ регламентын расларга.

2. Министр урынбасарларына, идарә башлыкларына хезмәткәрләрне Регламент белән таныштыруны оештырырга һәм аның тайпылышсыз үтәлешен тәэмин итәргә.

3. Түбәндәгеләрне көчен югалткан дип танырга:

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының «Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең Административ регламентын раслау турында» 14.11.2017 № 2578-р карарын;

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының «Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең Административ регламентын раслау турында» Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2017 елның 14 ноябрендәге 2578-р карары белән расланган Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең Административ регламентына кертелә торган үзгәрешләр кертү турында» 18.10.2018 № 513-пр боерыгын.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны министрның беренче урынбасары Галиев А.И.Галиевка йөкләргә.

 

Министр                                                                                           Ф.Ә.Әһлиуллин

 

Татарстан Республикасы

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының

11.10.2019535-пр

карары белән расланган

                                                                        

Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты

 

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Әлеге Регламент Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең (алга таба – дәүләт хезмәте күрсәтү) стандартын һәм тәртибен билгели.

1.2. Дәүләт хезмәтен алучылар:

дәүләти һәм муниципаль учреждениеләр (бюджет, казна, автоном);

казна предприятиеләре;

үз вәкаләтләрен үтәүдән туктаган Россия Федерациясе президентларының тарихи мирасы үзәкләре.

Дәүләт хезмәтен алуга гариза бирүчеләр булып дәүләт хезмәтен алучылар яисә дәүләт хезмәтен алучының тиешле тәртиптә рәсмиләштерелгән ышанычнамә нигезендә эш итүче вәкаләтле вәкилләре (алга таба – гариза бирүче) санала.

1.3. Дәүләт хезмәтен Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (алга таба – Министрлык) күрсәтә.

1.3.1. Министрлыкның урнашкан урыны: Казан ш., Вишневский ур., 26 й.

Министрлыкның эш графигы: шимбә һәм якшәмбедән кала көн саен, дүшәмбе – пәнҗешәмбе – 9.00дән 18.00гә кадәр, җомга – 9.00дән 16.45кә кадәр, төшке аш 11.45тән 12.30га кадәр. Гаризалар кабул итү графигы: шимбә һәм якшәмбедән кала көн саен, дүшәмбе – пәнҗешәмбе – 9.00дән 18.00гә кадәр, җомга – 9.00дән 16.45кә кадәр, төшке аш 11.45тән 12.30га кадәр

Җәмәгать транспортында:

№ 1, 4, 25, 43, 71 номерлы автобуслар белән «Калинин» тукталышына кадәр барырга;

метро станциясе – «Сукно бистәсе».

1.3.2. Министрлыкның Җир ресурслары идарәсенең дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлегенең (алга таба – Бүлек) белешмә алу телефоны: 221-40-39, 291-40-89.

1.3.3. Министрлыкның “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникацияләр челтәрендәге (алга таба – Интернет челтәре) рәсми сайты адресы: http://mzio.tatarstan.ru.

1.3.4. Дәүләт хезмәте турында мәгълүмәтне шулай ук алып була:

1) гариза бирүчеләр белән эшләү өчен дәүләт хезмәте турында визуаль һәм текст рәвешендәге мәгълүматны эченә алган дәүләт хезмәте турында Министрлык эчендә урнаштырылган мәгълүмат стендларыннан;

Министрлыкның «Интернет» челтәрендәге рәсми сайтыннан (алга таба –рәсми сайты) (http://mzio.tatarstan.ru.);

Татарстан Республикасы Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан «(http://uslugi.tatarstan.ru/)»;

Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталыннан (http://www.gosuslugi.ru/);

3) Министрлыкка телдән мөрәҗәгать итеп (шәхсән яки телефоннан);

4) Министрлыкка язмача (шул исәптән электрон документ рәвешендә) мөрәҗәгать итеп.

5) дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәкләренә мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә бирелгән мәгълүмати стендлардагы мәгълүмат әлеге Регламентның  1.3.1, 1.3.2, 2.1, 2.3, 2.4, 2.5, 2.8, 2.10, 2.11, 5.1 пунктлардагы дәүләт хезмәте турындагы белешмәне үз эченә ала..

1.3.5. Дәүләт хезмәтен күрсәтү мәсьәләләре турында мәгълүмат Бүлек белгече тарафыннан Министрлыкның рәсми сайтына (http://mzio.tatarstan.ru) һәм Министрлыкның гариза бирүчеләр белән эшләү бүлмәләрендәге мәгълүмат стендларына урнаштырыла.

1.4. Дәүләт хезмәте күрсәтү түбәндәгеләр нигезендә хәл ителә:

Россия Федерациясе Гражданлык кодексы (беренче кисәк) (алга таба – РФ ГК) (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 1994, № 32, 3301 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

Россия Федерациясе Җир кодексы (алга таба – РФ ҖК) (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2001, № 44, 4147 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

“Коммерциячел булмаган оешмалар турында” 1996 елның 12 гыйнварындагы №7-ФЗ Федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 1996, № 3, 145 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

“Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында” 2001 елның 25 октябрендәге № 137-ФЗ Федераль закон (алга таба – № 137-ФЗ Федераль закон) (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2001, № 44, 4148 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

“Автоном учреждениеләр турында” 2006 елның 3 ноябрендәге № 174-ФЗ Федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2006, № 45, 4626 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

“Кадастр эшчәнлеге турында” 2007 елның 24 июлендәге № 221-ФЗ Федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2007, № 31, 4017 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

 “Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендәге № 210-ФЗ Федераль закон (алга таба – № 210-ФЗ Федераль закон) (РФ законнары җыелмасы, 2010 ел, № 31, 4179 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

«Электрон имза турында» 06.04.2011 № 63-ФЗ Федераль закон (алга таба - № 63-ФЗ Федераль закон) (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2011, №15, 2036 б кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

«Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» 2015 елның 13 июлендәге № 218-ФЗ Федераль закон («Хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталы» (www.pravo.gov.ru) 2015, 14 июль);

«Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында» 07.05.2012, № 601 Россия Федерациясе Президенты Указы (алга таба – РФ Президенты Указы № 601) (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2012, № 19, 2338 б.);

“Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәкләр һәм башкарма хакимиятнең федераль органнары, дәүләти бюджеттан тыш фонд органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары арасында арадашлык турында” 27.09.2011 № 797 (19.03.2019 ред.) Россия Федерациясе Хөкүмәте карары (алга таба - № 797 карар) (РФ законнары җыелмасы, 03.10.2011, № 40, 5559 б.);

«Гариза бирүченең җир кишәрлеген сатулашулар үткәрмичә алу хокукын раслаучы документлар исемлеген раслау турында» 12.01.2015, № 1 Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы (алга таба – Боерык № 1) («Хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталы» (www.pravo.gov.ru) 28.02.2015, басылу номеры 0001201502280007, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

«Территориянең кадастр планында җир кишәрлеге яки җир кишәрлекләре урнашу схемасын раслау турында, дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлеген сату буенча аукцион үткәрү яисә дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлегенә аренда килешүе төзү хокукына аукцион үткәрү турында, дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлеген бирү турында алдан килешү турында, дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлеген бирү турында гариза бирү ысулларын һәм тәртибен раслау турында һәм дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлеген, шәхси милектәге җир кишәрлекләрен яңадан бүлү турында «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрен кулланып гариза бирү, шулай ук аларның форматларына куелган таләпләр турында» 14.01.2015, № 7 Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы (алга таба – Боерык № 7) (Хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталы http://www.pravo.gov.ru, 27.02.2015, урнаштырылу номеры 0001201502270011);

Татарстан Республикасы Җир кодексы (алга таба – ТР ҖК) (Татарстан Республикасы, 1998, 15 август);

“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 05.12.2005 ел, № 563 карары белән расланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты – Татарстан Республикасы Хөкүмәте Регламенты (“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнары норматив актлары җыентыгы” журналы, 2005, № 47-48, 0985 б., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәсьәләләре” 22.08.2007 ел, № 407 карары белән расланган Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы турында нигезләмә (алга таба – Нигезләмә) (“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнары норматив актлары җыентыгы” журналы, 03.10.2007, № 37, 1379 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

“Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында” 02.11.2010 ел, № 880 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнары норматив актлары җыентыгы” журналы, 2010, № 46, 2144 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

“Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары дәүләт хезмәте күрсәткәндә ведомоствоара мәгълүмати үзара бәйләнеше тәртибе турында” 07.08.2012, № 674, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары дәүләт хезмәте күрсәткәндә ведомоствоара мәгълүмати үзара бәйләнеше тәртибе (“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары, башкарма хакимиятнең республика органнары норматив актлары җыентыгы” журналы, 2012, № 59, 2041 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып).

1.5. Әлеге Регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:

дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү күпфункцияле үзәгенең ерактагы эш урыны – Татарстан Республикасының муниципаль районнардагы (шәһәр округында) шәһәр һәм авыл җирлекләрендә «Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәк эшчәнлеген оештыру тәртипләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 22 декабрендәге № 1376 карары белән расланган Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәк эшчәнлеген оештыру тәртипләренең 34 нче пункты нигезендә оештырылган дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәкнең территориаль аерымланган структур бүлекчәсе (офис) (алга таба – МФЦның ерактагы эш урыны);

дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү күпфункцияле үзәге (күпфункцияле үзәк, МФЦ) – “Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендәге № 210-ФЗ Федераль закон таләпләренә җавап бирә һәм “бер тәрәзә” принцибында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне, шул исәптән электрон формада да, оештыруда вәкаләтле, дәүләти яки муниципаль учреждениенең оештыру-хокукый формасында төзелгән оешма (шул ук вакытта автоном учреждение булып тора (алга таба - МФЦ),

«бер тәрәзә» принцибы – гариза бирүченең дәүләти яки муниципаль хезмәт күрсәтү турында яки “Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендәге № 210-ФЗ Федераль законның  151 статьясында күрсәтелгән запрос белән мөрәҗәгатеннән соң аңа дәүләти яки муниципаль хезмәт күрсәтү принцибы, дәүләт хезмәтләре күрсәтүче органнар белән, муниципаль хезмәтләре күрсәтүче органнар белән арадашлыкны күпфункцияле үзәк норматив хокукый актлар һәм аралашлык турында килешүләр нигезендә гариза бирүченең катнашыннан башка үзе башкара;

техник хата – документларга кертелгән белешмәләрнең (дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе) алар нигезләнгән документлардагы мәгълүмат белән туры килмәвенә китергән Министрлык җибәргән хата (язудагы хата, ялгыш басылу, грамматик яки арифметик хата);

дәүләт хезмәте күрсәтү турында мөрәҗәгать (алга таба – мөрәҗәгать) - 210-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясындагы 1 пунктында каралган дәүләт хезмәте күрсәтүне сорау. Мөрәҗәгатьнең киңәш ителгән формасы әлеге Регламентның 1 кушымтасында китерелгән.

 

 

 

2. Дәүләт хезмәте күрсәтү стандарты

 

Дәүләт хезмәте күрсәтү стандартына таләп атамасы

Стандартка таләпләр эчтәлеге

Дәүләт хезмәте күрсәтүне яки таләпне билгеләүче норматив акт

 

 

2.1. Дәүләт хезмәте атамасы

 

Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү

РФ ГК, 268 ст.

№ 137-ФЗ, 3 ст.

РФ ҖК, 399 ст.

РФ ҖК, 3914 ст.

ТР ҖК, 18 ст.

Нигезләмә, 3.3.19 п.

 

2.2. Башкарма хакимиятнең дәүләт хезмәтен турыдан-туры күрсәтүче органы атамасы

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы

 

Нигезләмә

 

 

2.3. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе тасвирламасы

Җир кишәрлеген даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукы бирү турында карар

Җир кишәрлеген даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукы бирүдән баш тарту турында карар

РФ ГК, 268 ст.

№ 137-ФЗ, 3 ст.

РФ ҖК, 399 ст.

РФ ҖК, 3917ст. 5 п.

3.3.19 Нигезләмә

 

2.4. Дәүләт хезмәте күрсәтү срогы, шул исәптән, дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучыларның оешмаларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын да исәпкә алып, Россия Федерациясе законнарында каралган очракта дәүләт хезмәте күрсәтүне туктату срогы, дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документларны бирү (җибәрү) срогы

Дәүләт хезмәте, шул исәптән, дәүләт хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәсе булган документларны тапшыру (җибәрү), гариза регистрацияләнгән көннән башлап, 17 эш көне эчендә күрсәтелә.

Дәүләт хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәсе булган документларны тапшыру гариза бирүче мөрәҗәгать иткән көнне башкарыла.

Дәүләт хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәсе булган документлар мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән элемтә ысулы белән (почта аша яки электрон адреска) дәүләт хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәсе формалаштырылган һәм регистрацияләнгән көнне җибәрелә.

 

РФ ҖК, 3917 ст. 5 п.

 

 

2.5. Дәүләт хезмәте, шулай ук гариза бирүчегә күрсәтелергә тиешле дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри булган хезмәтләрне күрсәтү өчен закон яки башка норматив-хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге, гариза бирүченең аны алу ысуллары, аларны бирү тәртибе, шул исәптән, электрон формада һәм аны тапшыру тәртибе

 

 

Җир кишәрлеген даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукы алу өчен, гариза бирүче гариза (1 нче кушымта) белән бергә түбәндәге документларны тапшыра:

1. Юридик зат вәкиленең шәхесен раслаучы документ күчермәсе.

2. Юридик зат вәкиленең вәкаләтен раслаучы документ күчермәсе.

Гаризага теркәлә торган документларның төп нөсхәсе (һәркем күрерлек документлар булса – күчермәсе) яисә яисә җир кишәрлеген алуга хокук турында гаризаны кабул итеп алучы министрлык белгече раслаган күчермәсе тапшырыла (юллана).

Гариза бирүчегә гариза формасын Министрлыкка шәхсән үзе мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

Гариза һәм аңа теркәлгән документлар гариза бирүче тарафыннан кәгазьләр форматында түбәндәге ысуллар белән тапшырыла (юллана) ала:

шәхси (ышанычнамә нигезендә гариза бирүче исеменнән эш йөртүче зат тарафыннан);

почта аша;

МФЦ аша.

Гариза һәм аңа теркәлгән документлар, техник мөмкинлекләр булганда, №7 боерыкка туры китерелеп, «Интернет» мәгълүмати телекоммуникацияләр челтәрен кулланып электрон документ форматында тапшырыла ала.  Документларны электрон форматта бирүнең мәҗбүри шарты булып аларга 6 апрель, 2011 ел, № 63-ФЗ Федераль закон һәм 27 июль, 2010 ел, № 210-ФЗ Федераль закон таләпләре нигезендә электрон имза куелу тора.

 

РФ ҖК, 3917 ст. 2 п.

 

 

 

 

 

 

2.6. Норматив хокукый актларга туры китереп, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәк булган, дәүләт органнарында, җирле үзидарә органнарында һәм башка оешмаларда сакланган, гариза бирүче тапшырырга хокуклы булган документларның тулы исемлеге, шулай ук мөрәҗәгать итүченең аларны алу ысуллары, шул исәптән, электрон формада, аларны бирү тәртибе; әлеге документлар сакланган дәүләт органы, җирле үзидарә органы яисә оешма

 

 

 

Ведомствоара мәгълүмати арадашлык кысасында алыналар:

1. Күчемсез милек объекты (соралган җир кишәрлеге) турында Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрыннан (алга таба - ЕГРНнан өземтә) өземтә, «Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Федераль кадастр палатасы» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалыннан (алга таба – ТР ФКП)

2. Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан гариза бирүче булган юридик зат турында өземтә (алга таба – ЕГРЮЛ) яки Юридик затларның бердәм дәүләт реестрының язу бите, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән (алга таба – ТР ФСХИ).

Гариза бирүче әлеге пунктта күрсәтелгән белешмәләр булган документларны үз ихтыяры белән тапшыра ала, шул исәптән, мөмкинлек булган очракта электрон формада да.

Гариза бирүченең өстә күрсәтелгән документларны тапшырмавы дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен документлар кабул итеп алудан баш тартуга сәбәп булып тормый.  

 Гариза бирүче тапшырырга хокуклы документларын алу һәм тапшыру тәртибе әлеге Регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән.

Гариза бирүчедән түбәндәгеләрне таләп итү тыела:

Дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә килеп чыккан мөнәсәбәтләрне көйли торган норматив хокукый актларда каралмаган документларны һәм мәгълүматны бирүне, гамәлләр башкару таләп итү;

Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар нигезендә, дәүләт хезмәте күрсәтүче органнар карамагында, муниципаль хезмәт күрсәтүче органнар карамагында, №210-ФЗ Федераль законның 1 статьясындагы 1 өлешендә каралган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә катнашучы башка дәүләт органнарында, җирле үзидарә органнарында яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә катнашучы башка дәүләт органнары яки җирле үзидарә органнарының ведомствосында булган документларны һәм мәгълүматны сорау. №210-ФЗ Федераль законның 7 статьясындагы 6 өлешендә каралган документлар искәрмә булып тора. Гариза бирүче әлеге документларны дәүләт хезмәте күрсәтүче һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче органнарга үз инициативасы белән дә тапшыра ала.

дәүләт хезмәте алу өчен зарури булган һәм башка дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына, оешмаларга мөрәҗәгать белән бәйле булган гамәлләргә кылу, шул исәптән килештерүләр. №210-ФЗ Федераль законның 9 статьясындагы 1 өлешендә күрсәтелгән исемлеккә кергән документлар һәм хезмәтләр искәрмә булып тора;

дәүләт хезмәте күрсәтү өчен яки дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән беренчел баш тартканда белешмәнең булмавы һәм (яки) дөрес булмавы күрсәтелмәгәндә. Түбәндәге очраклар искәрмә булып тора:

дәүләт хезмәте күрсәтү турында беренче тапкыр документлар тапшырганнан соң, дәүләт хезмәте күрсәтүгә кагылышлы норматив хокукый актларның таләпләре үзгәрү;

документлар кабул итүдән беренче тапкыр баш тартканнан соң, дәүләт хезмәте күрсәтү турында мөрәҗәгатьтә һәм дәүләт хезмәте күрсәтү өчен яисә дәүләт хезмәте күрсәткәндә зарури булган һәм алдан тапшырылган документлар комплектына кертелмәгән документларда  хаталар булуы; 

дәүләт хезмәте күрсәтү өчен яисә дәүләт хезмәте күрсәткәндә зарури булган документлар кабул итүдән беренче тапкыр баш тартканнан соң, документларның срогы чыгуы яки мәгълүматның үзгәрүе; 

дәүләт хезмәте күрсәтүче органның вазыйфаи затының, дәүләт хезмәткәренең, күп функцияле үзәк хезмәткәренең, №210-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 1.1 өлешендә күрсәтелгән оешма хезмәткәренең дәүләт хезмәте күрсәтү өчен яисә дәүләт хезмәте күрсәткәндә зарури булган документлар кабул итүдән беренче тапкыр баш тартканда хаталы яки хокукларга каршы гамәленең (гамәл кылмавының) документаль расланган факты (билгеләре) ачыклануы. Бу хакта гариза бирүчегә Министр, күп функцияле үзәк җитәкчесе, №210-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 1.1 өлешендә күрсәтелгән оешма җитәкчесе имзасы куелган хат аша белдерелә, кыенлык тудырылуы өчен гафу үтенелә.

 

РФ ҖК, 3914 ст.

Боерык № 1

 

 

 

 

2.7. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тартуга нигезләрнең тулы исемлеге

 

1. Гаризаның РФ ҖК 3917 статьясының 1 пунктына туры килмәве, башка вәкаләтле органга тапшырылган булуы яисә гаризага Регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документларның берекетелмәгән булуы.

2. Гаризада һәм аңа беркетелгән документларда тиешле тәртиптә расланмаган чистартылган, өстәп язылган һәм төзәтелгән урыннар булуы.

 

 

РФ ҖК 3917 ст;

Боерык № 1

 

 

 

2.8. Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору яки дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

 

Дәүләт хезмәтен күрсәтүне туктатып тору өчен нигезләр законда каралмаган.

Дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләр:

1. Гариза бирүче тапшыра торган документларда дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар булу.

2. Регламентның 3 нче кушымтасына туры китереп

 

РФ ҖК 3916 ст;

Боерык № 1

 

 

2.9. Дәүләт хезмәте күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасы яки башка төрле түләүнең тәртибе, күләме һәм алу нигезләре

 

Дәүләт хезмәте бушлай күрсәтелә

 

2.10. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри булган хезмәтләр исемлеге, шул исәптән, дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашкан оешмалар биргән документ (документлар) турында белешмә

 

Зарури һәм мәҗбүри хезмәт күрсәтү таләп ителми

 

 

2.11. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри булып торучы алынучы түләүләрнең тәртибе, күләме һәм нигезләре, андый түләү күләмен исәпләү методикасы турындагы мәгълүматны да кертеп

 

 

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри дәүләт хезмәтләре түләүсез күрсәтелә.

 

2.12. Дәүләт хезмәтен күрсәтү турында запрос биргәндә һәм андый хезмәтләрне күрсәтүнең нәтиҗәсен алганда чират көтүнең максималь срогы

Дәүләт хезмәте алучының (гариза бирүченең) кабул итүне (хезмәт күрсәтүне) көтүенең һәм дәүләт хезмәте күрсәтелү нәтиҗәсен алуның максималь вакыты 15 минуттан артмаска тиеш.

Дәүләт хезмәтен алучыларның аерым категорияләре өчен чират билгеләнмәгән.

 

РФ Президенты Указы  №  601, 1 п.

 

 

2.13. Дәүләт хезмәтен күрсәтүне сорап гариза бирүченең запросын, дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы оешманыд хезмәтен рәсмиләштерү срогы һәм тәртибе, шул исәптән электрон формада

 

Гариза һәм документлар кергән бер көн эчендә.

Ял (бәйрәм) көнендә электрон формада кергән запрос ял (бәйрәм) көненнән соң килгән эш көнендә регистрацияләнә.

 

 

2.14. Дәүләт хезмәте күрсәтелә торган бүлмәләргә, мөрәҗәгать итүчеләрнең көтеп тору урыннарына, дәүләт хезмәте күрсәтү турында запросларны тутыру урынына, аларны тутыру үрнәкләре һәр дәүләт хезмәтен күрсәтү өчне зарури документлар исемлеге урнаштырылган мәгълүмати стендларның урныштырылуына һәм әлеге хезмәт күрсәтелү тәртибе турында визуаль, текст һәм мультимедиалы мәгълүматка, шул исәптән, Россия Федерациясенең инвалидларны социаль яклау турында законнарына туры китереп әлеге объектларның инвалидлар керә алырлык булуын тәэмин итүгә карата таләпләр

 

 

Дәүләт хезмәтләре күрсәтелү янгынга каршы система һәм янгын сүндерү системасы урнаштырылган, документлар тутыру өчен кирәкле җиһазы булган, мәгълүмати стендлар һәм Татарстан Республикасы дәүләт интеграцияләнгән телекоммуникацияләр системасына тоташтырылган мәгълүмати киоск куелган бүлмәләрдә башкарыла.

Инвалидларга каршылыксыз керә алу, шул исәптән каршылыксыз кереп чыгу мөмкинлеге белән тәэмин ителә, шул исәптән тиешле урынга килеп җитә алу максатында объект буйлап мөстәкыйль хәрәкәт  итү мөмкинлеге тудырыла.

Дәүләт хезмәте күрсәтү турында визуаль, текст форматында һәм мультимедиалы мәгълүмат гариза бирүчегә уңайлы урыннарда урнаштырыла, шул исәптән, инвалидларның мөмкинлекләре чикләнгән булуы да күздә тотыла.

 

 

2.15. Дәүләт хезмәтенең һәркем өчен ачык булуы һәм сыйфаты күрсәткечләре, шул исәптән, гариза бирүченең дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә вазыйфаи затлар белән үзара бәйләнеше саны һәм вакыт озынлыгы, дәүләт хезмәте күрсәтелү барышы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге, шул исәптән, мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне кулланып, дәүләт хезмәтен дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгендә (шул исәптән, тулы күләмдә), башкарма хакимият органының гариза бирүче сайлаган  теләсә кайсы территориаль бүлекчәсенә (экстерриториаль принцип) дәүләти һәм (яки) муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәкләренә №210-ФЗ Федераль законның  151 статьясы нигезендә запрос биреп алып булу яки булмау мөмкинлеге

 

 

 

 

Дәүләт хезмәтенең һәркем өчен ачык булу күрсәткечләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

Министрлык биналарының җәмәгать транспортына якын булуы;

Министрлык бинасын һәм бүлмәләрне инвалидларга дәүләт хезмәте күрсәтелгән бүлмәләргә каршылыксыз үтү мөмкинлеге тудыра торган чаралар һәм җиһазлар белән тәэмин итү;

кирәк кадәр санда белгечләрнең, шулай ук, гариза бирүчеләрнең документларын кабул итә торган урыннарның булуы;

мәгълүмати стендларда, «Интернет» челтәрендә, Министрлыкның рәсми сайтында дәүләт хезмәте күрсәтү ысуллары, тәртибе, сроклары турында тулы мәгълүматның булуы.

инвалидлар өчен бүлмәләргә каршылыксыз үтү мөмкинлеге тудыру белән бәйле булмаган, башка затлар белән беррәттән хезмәт күрсәтелергә комачаулаган башка барьерларны үтәргә булышу;

Дәүләт хезмәтенең сыйфаты күрсәткечләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

документларны кабул итү һәм карау срогының саклануы;

дәүләт хезмәте нәтиҗәсен алу срогының саклануы;

Министрлык белгечләренең әлеге Регламентны бозулары турында нигезле шикаятьләрнең булмавы;

Гариза бирүченең министрлык белгечләре белән үзара бәйләнеш саны:

дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны биргәндә бер тапкырдан (консультацияләрне исәпкә алмаганда) да артмый;

дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны почта аша җибәргәндә – (консультацияләрне исәпкә алмаганда) бердән дә артык түгел.

дәүләт хезмәте күрсәткәндә белгеч белән гариза бирүченең бәйләнеш вакытының озынлыгы 15 минуттан артмый.

Дәүләт хезмәте МФЦ аша, МФЦның ерактагы эш урыны аша күрсәтелгәндә, консультацияне һәм документ кабул итү эшләрен МФЦ белгече, МФЦның ерактагы эш урыны белгечләре башкара.

Техник мөмкинлекләр булганда кирәкле документлар МФЦның мәгълүмати системасы аша электрон рәвештә (документларның скан-образы, (МФЦ ЭЦП имзасы белән) тапшырыла ала. Бу очракта кәгазьдәге документлар Министрлыкка “Татарстан Республикасында дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе белән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы арасындагы килешүдә (алга таба – Килешү) күрсәтелгән вакытта юллана.

Дәүләт хезмәте күрсәтү барышы турында мәгълүматны гариза бирүче Министрлыкка, МФЦга телдән (шәхсән үзе яки телефон аша) яки язмача мөрәҗәгать итеп, Министрлыкның «Интернет» челтәрендәге рәсми сайты аша алырга мөмкин.

Дәүләт хезмәте экстерриториаль принцип буенча һәм комплекслы запрос буенча күрсәтелми.

 

 

2.16. Башка таләпләр, шул исәптән, дәүләт хезмәтен экстерриториаль принцип буенча күрсәтү үзенчәлекләрен истә тотып (дәүләт хезмәте экстерриториаль принцип буенча күрсәтелгән очракта) һәм дәүләт хезмәтен электрон формада күрсәтү үзенчәлекләре

 

Гариза бирүче Бүлеккә шәхсән үзе, телефон аша һәм (яки) электрон почта  белән, почта аша мөрәҗагать итеп консультация алырга мөмкин.

Дәүләт хезмәте электрон формада, шул исәптән, “Татарстан Республикасының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталы” республика дәүләт мәгълүмати системасын кулланып, күрсәтелми.

Гариза һәм аңа теркәлгән документлар, №7 боерыкка туры китерелеп, «Интернет» мәгълүмати телекоммуникацияләр челтәрен кулланып электрон документ форматында тапшырыла ала.  Документларны электрон форматта бирүнең мәҗбүри шарты булып аларга 6 апрель, 2011 ел, № 63-ФЗ Федераль закон һәм 27 июль, 2010 ел, № 210-ФЗ Федераль закон таләпләре нигезендә электрон имза куелу тора.

 

 

 

3. Административ процедураларның (гамәлләрнең) составы, эзлеклелеге һәм үтәлү сроклары, аларны үтәү тәртибенә таләпләр, шул исәптән административ процедураларның (гамәлләрнең) электрон рәвештә үтәлүе үзенчәлекләре

 

3.1. Дәүләт хезмәте күрсәтүдә гамәлләр эзлеклелегенең тасвирламасы.

 

3.1.1. Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (срогы чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү түбәндәге процедураларны үз эченә ала:

гариза бирүчегә консультация бирү, гариза бирүчегә ярдәм итү, шул исәптән, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документлар тутыру буенча да;

гаризаны кабул итү һәм теркәү;

дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомоствоара запрослар формалаштыру һәм юллау;

җир кишәрлеген даими (срогы чикләнмәгән) файдалануга бирү яисә җир кишәрлеген даими (срогы чикләнмәгән) файдалануга бирүдән баш тарту буенча карар әзерләү һәм кабул итү;

гариза бирүчегә дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен бирү;

дәүләт хезмәтен электрон формада күрсәтү тәртибе, шул исәптән, “Татарстан Республикасының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталы” республика дәүләт мәгълүмати системасын кулланып;

дәүләт хезмәте күрсәтелү нәтиҗәсе булган документларда киткән ялгышларны һәм хаталарны төзәтү.

 

3.2. Гариза бирүчегә консультация бирү, гариза бирүчегә ярдәм итү, шул исәптән, дәүләт хезмәте тутыру өчен кирәкле документлар тутыру буенча да

Гариза бирүче, дәүләт хезмәтен алу тәртибе турында консультацияләр алу өчен, Бүлеккә шәхсән үзе, телефоннан, һәм (яки) электрон почта, почта аша мөрәҗәгать итүгә хокуклы.

Бүлек белгече гариза бирүчегә, аның нинди ысул белән мөрәҗәгать итүенә карап, шәхсән үзенә, телефоннан, электрон почта аша һәм (яки) хат белән консультация бирә, шул исәптән, дәүләт хезмәте алу өчен тапшырылырга тиешле документларның составы, формасы һәм эчтәлеге буенча да, гариза бирүчегә ярдәм итә, шул исәптән, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документлар тутыру буенча да, гариза бирүчегә дәүләт хезмәтен МФЦ аша, МФЦның ерактагы эш урыны аша дәүләт хезмәтен алып булуы турында мәгълүмат бирә.

Әлеге пункт билгели торган процедуралар гариза бирүче мөрәҗәгать иткән көнне үтәлә.

Процедуралар нәтиҗәсе: консультация, шулай ук, күрсәтелгән ярдәм, шул исәптән дәүләт хезмәте алу өчен кирәкле документларны тутырырга булышу, гариза бирүчегә дәүләт хезмәтен МФЦ аша, МФЦның ерактагы эш урыны аша дәүләт хезмәтен алып булуы турында мәгълүмат бирү.

 

3.3. Гаризаны кабул итү һәм теркәү

 

3.3.1. Гариза бирүче әлеге Регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документлар беркетелгән гаризасын Министрлыкка бирә, шул исәптән, МФЦ аша, МФЦның ерактагы эш урыны аша.

Гариза һәм нотариустан яки документның төп нөсхәсен биргән органнан (оешма, учреждение) раслатылган документларның күчермәсе почта аша юллана ала.

Гариза һәм аңа теркәлгән документлар, №7 боерыкка туры китерелеп, «Интернет» мәгълүмати телекоммуникацияләр челтәрен кулланып электрон документ форматында тапшырыла ала.  Документларны электрон форматта бирүнең мәҗбүри шарты булып аларга 6 апрель, 2011 ел, № 63-ФЗ Федераль закон һәм 27 июль, 2010 ел, № 210-ФЗ Федераль закон таләпләре нигезендә электрон имза куелу тора.

3.3.2. Эш башкару бүлеге һәм контроль бүлеге белгече (алга таба – эш башкару бүлеге) түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:

гаризаны һәм документларны кабул итә;

гаризаны һәм документларны кабул итүдән баш тарту өчен әлеге Регламентның 2.7 пунктында күрсәтелгән нигезләр булу-булмавын тикшерә. Тикшерү Бүлек белгече катнашында башкарыла;

әлеге Регламентның 2.7 пунктында күрсәтелгән нигезләр булмаган очракта гаризаны һәм беркетелгән документларны теркәп, карау өчен Бүлеккә юллый;

әлеге Регламентның 2.7 пунктында күрсәтелгән нигезләр булган очракта документларны теркәмичә генә, Бүлек белгече әзерләгән, документларны кабул итүдән баш тарту сәбәпләре күрсәтелгән аңлатма белән бергә, гариза бирүчегә кайтара.

Әлеге пунктта билгеләнелә торган процедуралар гариза һәм документлар кергән көнне үтәлә, гариза һәм документлар электрон форматта ял көне (бәйрәм көнендә) кергән очраклар искәрмә булып тора.

Процедураларның нәтиҗәсе: кабул ителгән, теркәлгән һәм Бүлеккә юлланган гариза һәм документлар; гариза бирүчегә кайтарылган документлар.

 

3.4. Ведомствоара запрослар формалаштыру һәм дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашкан органнарга юллау

 

3.4.1. Бүлек белгече гариза һәм документларны эш башкару бүлегеннән алганнан соң “ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җир кишәрлеге бирү турында гаризалар үтү бите”н (2 нче кушымта) тутыра, ведомоствоара электрон арадашлык системасы аша электрон формада запрослар юллый:

Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан гариза бирүче юридик зат турында мәгълүмат бирүне сорап, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенә (алга таба – ТР буенча ФСХИ);

алынасы җир кишәрлеге буенча ЕГРНнан өземтә бирү турында, ТР буенча Росреестрга.

Бу пункт билгели торган процедуралар моннан алдагы процедура тәмамланганнан соң бер эш көне эчендә үтәлә.

Процедуралар нәтиҗәсе: белешмәләр (документлар) бирү турындагы запрослар.

3.4.2. Ведомоствоара арадашлык органнары белгечләре ведомоствоара электрон арадашлык системасы аша кергән 3.4.1 пунктта күрсәтелгән запрослар нигезендә тиешле срокларда соралган документларны (белешмәләр) бирәләр.

Процедуралар нәтиҗәсе: запросларга җавап нәтиҗәсе булып торган белешмәләр (документлар), яисә, баш тарту турында министрлыкка юлланган белдерү кәгазе.

 

3.5. Җир кишәрлеген даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукы бирү турында карар яисә җир кишәрлеген даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукы бирүдән баш тарту турында карар әзерләү һәм кабул итү.

 

3.5.1. Әлеге Регламентның 3.4.2 пунктына туры китереп, ТР буенча ФСХИдан, ТР буенча Росреестрдан соратып алынган белешмәләр (документлар) килгәннән соң, Бүлек белгече түбәндәгеләрне башкара:

дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту өчен әлеге Регламентның 2.8 пунктында күрсәтелгән нигезләрнең булу-булмавын тикшерә;

җир кишәрлеген даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукы бирү турында карар (алга таба – Министрлык карары проекты) яисә, гариза бирүчедән кергән документлар нигезендә җир кишәрлеген бирү мөмкин түгеллеге сәбәпләрен күрсәткән һәм ачыкланган кимчелекләрне бетерү тәкъдимнәре белән, җир кишәрлеген даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукы бирүдән баш тарту турында карар (алга таба – баш тарту турында карар проекты) әзерләү;

Министрлык карары проектын (баш тарту турында карар проектын) килештерү өчен Бүлек мөдиренә юллау.

Әлеге пункт билгели торган процедуралар юлланган запросларга җавап килгәннән соң ике эш көне эчендә үтәлә.

Процедура нәтиҗәсе: әзерләнгән Министрлык карары проекты (баш тарту турында карар проекты).

3.5.2. Бүлек мөдире Министрлык карары проектын (баш тарту турында карар проектын) карап чыга, килештерә һәм килештерү өчен җир ресурслары идарәсе (алга таба – Идарә) башлыгына юллый.

3.5.3. Идарә башлыгы Министрлык карары проектын (баш тарту турында карар проектын) карап чыга, килештерә һәм Бүлек белгеченә юллый.

3.5.2, 3.5.3 пунктлар билгели торган процедуралар моннан алдагы процедура тәмамланганнан соң бер эш көне эчендә үтәлә.

Процедура нәтиҗәсе: Бүлек мөдире һәм Идарә башлыгы белән килештерелгән, Бүлек белгеченә юлланган Министрлык карары проекты (баш тарту турында карар проекты).

3.5.4. Бүлек белгече Бүлек мөдире һәм Идарә башлыгы белән килештерелгән Министрлык карары проекты (баш тарту турында карар проекты) хокук идарәсенә юллый.

Әлеге пункт билгели торган процедура моннан алдагы процедура тәмамланганнан көн эчендә үтәлә.

Процедура нәтиҗәсе: Бүлек мөдире һәм Идарә башлыгы белән килештерелгән, хокук идарәсенә юлланган Министрлык карары проекты (баш тарту турында карар проекты).

3.5.5. Хокук идарәсе белгече Министрлык карары проектына  (баш тарту турында карар проектына) хокукый экспертиза уздыра; хокук идарәсе башлыгына килештерү өчен Министрлык карары проектын  (баш тарту турында карар проектын), яисә, Министрлык карары проектына (баш тарту турында карар проектына) кисәтүләр булган очракта, хокук идарәсе бәяләмәсе проектын имзаларга юллый.

Әлеге пункт билгели торган процедура моннан алдагы процедура тәмамланганнан соң бер эш көне эчендә үтәлә.

Процедура нәтиҗәсе: хокук идарәсе бәяләмәсе проекты (кисәтүләр булган очракта) яки килештерелгән Министрлык карары проекты (баш тарту турында карар проекты).

3.5.6. Хокук идарәсе башлыгы Министрлык карары буенча хокук идарәсе бәяләмәсен имзалый яки Министрлык карары проектын (баш тарту турында карар проекты) килештерә һәм Бүлек белгеченә юллый.

Әлеге пункт билгели торган процедура моннан алдагы процедура тәмамланганнан соң бер эш көне эчендә үтәлә.

Процедура нәтиҗәсе: Министрлык карары проектына (баш тарту турында карар проектына) хокук идарәсе бәяләмәсе яисә килештерелгән Министрлык карары проекты (баш тарту турында карар проекты).

3.5.7. Бүлек белгече Министрлык карары проектына (баш тарту турында карар проектына) хокук идарәсе бәяләмәсен алган очракта кимчелекләрне бетерә һәм Министрлык карары проектын (баш тарту турында карар проектын) кабат хокук идарәсе башлыгына килештерергә юллый.

3.5.8. Хокук идарәсе башлыгы Министрлык карары проекты (баш тарту турында карар проекты) буенча хокук идарәсе бәяләмәсендә күрсәтелгән кимчелекләрнең төзәтелү фактын тикшерә һәм Министрлык карары проектын (баш тарту турында карар проектын) килештерә.

3.5.7 һәм 3.5.8 пунктларда билгеләнгән процедуралар моннан алдагы процедура тәмамланганнан соң ике эш көне эчендә үтәлә.

Процедуралар нәтиҗәсе: Хокук идарәсе башлыгы белән килештерелгән һәм Бүлек белгеченә юлланган Министрлык карары проекты (баш тарту турында карар проекты).

3.5.9. Бүлек белгече Хокук идарәсе башлыгы белән килештерелгән Министрлык карары проектын (баш тарту турында карар проектын) имзалау өчен министрның беренче урынбасарына юллый.

Әлеге пункт билгели торган процедура моннан алдагы процедура тәмамланган көн эчендә үтәлә.

Процедура нәтиҗәсе: Бүлек мөдире, Идарә башлыгы, хокук идарәсе башлыгы белән килештерелгән, министрның беренче урынбасарына юлланган Министрлык карары проекты (баш тарту турында карар проекты).

3.5.10. Министрның беренче урынбасары Министрлык карарына яки баш тарту турында карарга кул куя һәм регистрация өчен эш башкару бүлегенә юллый.

Әлеге пункт билгели торган процедура моннан алдагы процедура тәмамланганнан соң бер эш көне эчендә үтәлә.

Министрның беренче урынбасары кул куйган һәм теркәү өчен эш башкару бүлегенә юлланган Министрлык карары (баш тарту турында карар).

 

3.6. Гариза бирүчегә дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен бирү

 

3.6.1. Эш башкару бүлеге белгече Министрлык карарын (баш тарту турында карарны) рәсмиләштерә, Министрлык карарын (баш тарту турындагы карарны) бирү өчен билгеләнгән вакыт турында телефоннан хәбәр итә яки Министрлык карарын (баш тарту турындагы карарны) гариза бирүче күрсәткән адреска юллый.

Әлеге пункт билгели торган процедура моннан алдагы процедура тәмамланганнан соң бер эш көне эчендә үтәлә.

Процедура нәтиҗәсе: эш башкару бүлегендә теркәлгән һәм гариза бирүчегә юлланган Министрлык карары (баш тарту турындагы карар).

3.6.2. Гариза бирүче Министрлык карарын (баш тарту турындагы карарны) алырга килгән очракта, эш башкару бүлегенең документларны бирүгә җаваплы белгече:

вәкилнең шәхесен ачыклый, шул исәптән шәхесен раслаучы документны тикшерә;

вәкилнең юридик зат исеменнән эш йөртү вәкаләтләрен тикшерә (боерык, ышанычнамә һ.б.);

вәкилгә Министрлык карарын (баш тарту турындагы карарны) һәм исәп-хисап кенәгәсенә документлар тапшырылу турында язып куя. 

Әлеге пункт билгели торган процедура гариза бирүче килгән көнне үтәлә.

Процедура нәтиҗәсе: гариза бирүчегә бирелгән Министрлык карары (баш тарту турындагы карар).

 

3.7. Дәүләт хезмәтен электрон формада күрсәтү тәртибе, шул исәптән, “Татарстан Республикасының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталы” республика дәүләт мәгълүмати системасын кулланып

Дәүләт хезмәте электрон формада, шул исәптән, “Татарстан Республикасының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталы” республика дәүләт мәгълүмати системасын кулланып;

 

3.8. Дәүләт хезмәте күрсәтелү нәтиҗәсе булган документларда киткән ялгышларны һәм хаталарны (алга таба – техник хата) төзәтү

Гариза бирүченең Министрлык карарында техник хата китү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгате Министрлык тарафыннан техник хатаны төзәтелүенә нигез булып тора.

3.8.1. Техник хатаны төзәтү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткәндә гариза бирүче түбәндәгеләрне тапшыра:

техник хаталарны төзәтү турында мөрәҗәгать (4 нче кушымта);

Министрлык карарының төп нөсхәсе;

техник хатаның булуын дәлилләгән документлар.

3.8.2. Заявление об исправлении технической ошибки в решении Министерства подается заявителем в Министерство либо направляется по почте.

Гариза бирүче Министрлык карарында техник хатаны төзәтү мәсьәләсе буенча гаризаны Министрлыкка шәхсән үзе тапшыра яисә почта аша юллый.

3.8.3. Эш башкару бүлеге белгече гаризаны, беркетелгән документлары белән бергә, кабул итеп ала һәм, теркәп, Бүлеккә тапшыра.

Әлеге пункт билгели торган процедура гариза һәм документлар бирелгән (кергән) көнне үтәлә.

Процедура нәтиҗәсе: кабул ителгән һәм теркәлгән, карау өчен Бүлек белгеченә юлланган гариза.

3.8.4. Бүлек белгече документларны карап чыга һәм Министрлык карарына үзгәрешләр кертү максатыннан (техник хаталарны төзәтү) Министрлык карарына үзгәрешләр кертү турында акт проекты әзерли һәм әлеге Регламентның 3.5.2, 3.5.3, 3.5.10, 3.6.1, 3.6.2 пунктларында каралган процедураларны гамәлгә ашыра.

Әлеге пунктта билгеләнгән процедура техник хата табылганнан соң яисә теләсә кайсы кызыксынган заттан хата җибәрелү турында гариза алганнан соң өч эш көне эчендә башкарыла. 

Процедура нәтиҗәсе: гариза бирүчегә юлланган Министрлык карарына үзгәрешләр кертү турында акт проекты.

3.8.5. Техник хатаны төзәтүгә кагылышлы документлар (беркетелгән документлар белән бергә техник хатаны төзәтү турында гариза, Министрлык карарына үзгәрешләр кертү турында акт) Бүлек белгече тарафыннан Министрлык карары нөсхәсенә беркетелә.

 

4. Дәүләт хезмәте күрсәтүне контрольдә тоту тәртибе һәм формалары

 

4.1. Дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ процедуралар белән билгеләнгән гамәлләр эзлеклелеге саклануын дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы Идарә (бүлек) җитәкчеләре әлеге Регламент нигезләмәләрен үтәү һәм башкаруны тикшерү юлы белән контрольдә тота.

4.2. Дәүләт хезмәте күрсәтүне Министрлыкның вазыйфаи затлары контрольдә тота. Контрольдә тотучы вазыйфаи затларның вәкаләтләре Министрлык идарәләре (бүлекләре) турында нигезләмәләр һәм вазыйфаи регламентлар белән билгеләнә.

4.3. Агымдагы контроль Министрлыкның вазыйфаи затларының әлеге Регламент нигезләмәләрен һәм дәүләт хезмәте күрсәтүгә таләпләр билгеләүче башка норматив хокукый актларның үтәвен тикшереп тору юлы белән гамәлгә ашырыла.

  • контроль даими нигездә гамәлгә ашырыла.

4.4. Дәүләт хезмәте күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту тикшерүләр үткәрүне, гариза бирүчеләрнең дәүләт хезмәте күрсәтүче вазыйфаи затларның кылган (кылмаган) гамәлләре турында шикаятьләр булган мөрәҗәгатьләрен карап, карарлар кабул итүне һәм гариза бирүченең мөрәҗәгатенә җаваплар әзерләүне үз эченә ала.

Административ процедураларның үтәлешен контрольдә тоту формалары булып түбәндәгеләр тора:

канцелярия эшләрен алып бару;

документлар карау нәтиҗәләренең закон таләпләренә (әлеге Регламентка) туры килүе;

документлар кабул итү срокларын һәм тәртибен саклау;

дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә нәтиҗәләрне тапшыру срогы һәм тәртибе саклану.

Тикшерүләр үткәрү планлы (эш планнары нигезендә гамәлгә ашырыла) һәм планнан тыш (гариза бирүченең мөрәҗәгате буенча) булырга мөмкин.

4.5. Дәүләт хезмәте күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын тикшерү буенча планнан тыш тикшерү карары түбәндәге очракларда кабул ителә:

1) әлеге Регламент таләпләрен һәм дәүләт хезмәте күрсәтүгә таләпләр билгели торган башка норматив хокукый актларны бозу очраклары алдарак ачыкланып, аларның төзәтелүен тикшерү өчен;

2) Министрлыкның дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнашучы вазыйфаи затларының үз гамәлләре белән (гамәл кылмаулары белән) аларның хокукларын һәм законды мәнфәгатьләрен бозулары турында гариза бирүчеләрнең зарланып мөрәҗәгать итү очрагында.

4.6. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләрнең хокукларын бозулар ачыкланган очракта, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы вазыйфаи затлар Россия Федерациясе законы нигезендә җаваплылыкка тартыла.

4.7. Дәүләт хезмәте күрсәтүне гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары ягыннан контрольдә тоту Министрлык эшчәнлегенең дәүләт хезмәте күрсәтүдәге ачыклыгы, дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турында тулы, актуаль һәм дөрес мәгълүмат алу һәм дәүләт хезмәте күрсәтү барышында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне) судка кадәр карау мөмкинлеге аша гамәлгә ашырыла.

 

5. Дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү күпфункцияле үзәгенең, №210-ФЗ Федераль законның 16 статьясының 11 өлешендә күрсәтелгән оешмаларның, шулай ук,

Аларның вазыйфаи затларының, дәүләт хезмәткәренең, хезмәткәрләренең карарларына, кылган (кылмаган) гамәлләренә карата судка кадәр (судтан тыш) тәртиптә шикаять белдерү тәртибе

 

5.1. Гариза бирүчеләр Министрлыкның, Министрлыкның дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы вазыйфаи затының яки дәүләт хезмәткәренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә карата Министрлыкка шикаять белдерә ала. 

Министрның дәүләт хезмәте күрсәтүгә бәйле карарларына, кылган (кылмаган) гамәлләренә шикаять Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бирелә

МФЦ хезмәткәренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә шикаять җитәкчегә бирелә, МФЦның карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә шикаять учредителю МФны гамәлгә куючыга бирелә.

5.2. Гариза бирүче түбәндәге очракларда да шикаять белән мөрәҗәгать итә ала:

1) дәүләт хезмәте күрсәтү турында гариза бирүченең запросын теркәү срогы бозылганда;

2) дәүләт хезмәте күрсәтү срогы бозылганда;

3) гариза бирүчедән дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Россия Федерациясенең норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларында күздә тотылмаган документлар яки мәгълүмат, яки гамәлләр кылуны таләп иткәндә;

4) дәүләт хезмәте күрсәтү өчен гариза бирүчедән Россия Федерациясе норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларында күздә тотылган документларны кабул итеп алудан баш тартканда;

5) дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тартканда, әгәр баш тартуга нигезләр федераль законнар һәм Россия Федерациясенең алар нигезендә кабул ителгән башка норматив-хокукый актлары, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актлары нигезендә күздә тотылмаса;

6) дәүләт хезмәте күрсәтү өчен гариза бирүчедән Россия Федерациясенең норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларында күздә тотылмаган түләү таләп иткәндә;

7) Министрлык, Министрлыкның вазыйфаи заты дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документлардагы ялгыш язуларны һәм хаталарны төзәтүдән баш тартканда яки мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозганда.

8) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча документлар бирү срогы яки тәртибе бозылганда;

9) федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең башка норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының законнарында һәм башка норматив-хокукый актларында күздә тотылмаган булып та, дәүләт хезмәтү күрсәтү туктатып торылса;

10) дәүләт хезмәте күрсәткәндә гариза бирүчедән беренче тапкыр кабул иткәндә юклыгы яки дөрес түгеллеге күрсәтелмәгән, дәүләт хезмәте күрсәткәндә яки дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны яки мәгълүматны таләп итү, № 210-ФЗ Федераль законның 7 статьясының 1 өлешендәге 4 пункты искәрмә булып тора.

5.3. Шикаять язмача кәгазьдә яисә электрон формада бирелә.

Шикаять почта аша, МФЦ аша, “Интернет” мәгълүмати телекоммуникацияләр челтәреннән файдаланып, Министрлыкның рәсми сайты (http://mzio.tatarstan.ru), Татарстан Республикасының Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы (http://uslugi.tatar.ru), Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы (http://www.gosuslugi.ru) аша җибәрелергә, шулай ук гариза бирүчене шәхсән кабул итү барышында кабул ителергә мөмкин.

МФЦның, МФЦ хезмәткәренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә шикаять почта аша, “Интернет” мәгълүмати телекоммуникацияләр челтәреннән файдаланып, МФЦ рәсми сайты аша, Татарстан Республикасының Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы (http://uslugi.tatar.ru), Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы (http://www.gosuslugi.ru) аша җибәрелергә, шулай ук гариза бирүчене шәхсән кабул итү барышында кабул ителергә мөмкин.

5.4. Шикаять түбәндәге мәгълүматлардан торырга тиеш:

1) карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә шикаять белдерелгән дәүләт хезмәте күрсәтүче органның атамасы, органның дәүләт хезмәте күрсәтүче вазыйфаи заты яки дәүләт хезмәткәре, МФЦ, аның җитәкчесе һәм (яки) хезмәткәре;

2) гариза бирүче физик затның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (булганда), яшәү урыны турында мәгълүмат, мөрәҗәгать итүче юридик затның атамасы, урнашкан урыны турында мәгълүмат, шулай ук элемтә өчен телефон номеры (номерлары), электрон почта адресы (адреслары) (булганда) һәм мөрәҗәгать итүчегә җавап җибәрелергә тиешле почта адресы;

3) дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, дәүләт хезмәте күрсәтүче органның вазыйфаи затының яки дәүләт хезмәткәренең, МФЦ, МФЦ хезмәткәренең шикаять белдерелә торган карарлары һәм кылган (кылмаган) гамәлләре турында мәгълүмат;

4) дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, дәүләт хезмәте күрсәтүче органның вазыйфаи затының яки дәүләт хезмәткәренең, МФЦ, МФЦ хезмәткәренең карары һәм кылган (кылмаган) гамәлләре белән килешмәвенә дәлилләре;

5.5. Шикаятькә анда бәян ителгәннәрне раслый торган документларның күчермәләре беркетелә ала. Бу очракта шикаятькә беркетелгән документлар исемлеге китерелә.

5.6. Шикаять регистрацияләнгәннән соң унбиш көн эчендә карала,  ә Министрлыкның, МФЦның гариза бирүчедән документларын кабул итеп алудан баш тартуга яки ялгыш язуларны һәм хаталарны төзәтүдән баш тартуга яки мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозуга карата шикаять белдерелгән очракта - аны теркәгән көннән алып биш эш көне эчендә.

5.7. Министрлык шикаятьне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

1) шикаятьне канәгатьләндерә, шул исәптән карарны юкка чыгару рәвешендә, дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда Министрлык тарафыннан җибәрелгән ялгыш язуларны һәм хаталарны төзәтү, Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актлары нигезендә түләтү күздә тотылмаган акчаларны  гариза бирүчегә кире кайтарып бирү рәвешендә;

2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тарта.

5.8. Бу Регламентның 5.7 пунктында күрсәтелгән карар кабул ителгәннән соң килүче көннән дә соңга калмыйча, гариза бирүчегә язмача һәм, гариза бирүченең теләгенә карап, электрон рәвештә шикаятьне карап тикшерү нәтиҗәләре турында нигезле җавап җибәрелә.

5.9. Шикаять канәгатьләндерелергә тиеш дип табылса, бу Регламентның 5.8 пунктында күрсәтелгән җавапта дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә ясалган кимчелекләрне төзәтү өчен Министрлык, МФЦ кылачак гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм дәүләт хезмәте алу өчен гариза бирүче кылырга тиешле гамәлләр турында мәгълүмат бирелә.

5.10. Шикаять канәгатьләндерелмәсә, бу Регламентның 5.8 пунктында күрсәтелгән җавапта гариза бирүчегә кабул ителгән карар турында дәлилле аңлатма бирелә, кабул ителгән краарга шикаять белдерү тәртибе бәян ителә.

5.11. Шикаятьне карау барышында яки аның нәтиҗәләре буенча, административ хокук бозу билгеләре яки җинаять ачыкланса, шикаятьләрне карау вәкаләтләре бирелгән вазыйфаи зат булган материалларны тиз арада прокуратура органнарына юллый.

 

6. Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәкләрдә административ процедуралар (гамәлләр) башкару үзенчәлекләре

 

6.1. Гариза бирүче дәүләт хезмәте алу өчен МФЦга, МФЦның ерактагы эш урынына мөрәҗәгать итергә хокуклы.

6.2. Дәүләт хезмәтен МФЦ һәм МФЦның ерактагы эш урыны аша күрсәтү МФЦның тиешле тәртиптә расланган регламенты һәм Килешү нигезендә башкарыла.

6.3. Документлар МФЦдан һәм МФЦның ерактагы эш урыныннан кергәч, әлеге Регламентның 3.3 - 3.6 пунктларында каралган процедуралар башкарыла.

6.4. Техник мөмкинлекләр булганда кирәкле документлар МФЦ мәгълүмат системасы аша электрон рәвештә (ЭЦП МФЦ белән имзаланган скан-образлар) тапшырыла. Бу очракта кәгазь документлар Министрлыкка Килешүдә күрсәтелгән вакытта юллана.

 

 

Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең Административ регламентына

1 нче кушымта

 

 

Киңәш ителгән форма

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрына

 

Даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукында җир кишәрлеге бирү турында гариза

 

________________________________________________________________________________

                   (наименование юридик затның атамасы)

 _______________________________________________________________________________,

                    (Ф.И.ӘИ.(булса), вәкилнең вазыйфасы)

 _________________________________________________________нигезендә эш итеп

                                         (вәкилнең вәкаләтләрен раслаучы документ атамасы)

Сездән, Россия Федерациясе Җир Кодексының 39.9 ст.2 п. туры китереп даими (срогы чикләнмәгән) файдалану хокукында

 

___________________________________________________________________ өчен

                  (җир кишәрлеген файдалану максаты күрсәтелә)

__________________________________________________________ хокукында булган

                                              (гамәлдәге хокукның атамасы)

җир кишәрлеге бирүне сорый, _____________________________________________,

                                                   (җир кишәрелегенең урыны, гомуми мәйданы күрсәтелә)

 

 

 

Гариза бирүче (гариза бирүчеләр) турында белешмә:

Юридик зат өчен реквизитлар

(ОГРН, ИНН, адрес (урнашу урыны)

Физик зат өчен (юридик затның вәкиле) паспорт мәгълүматы (серия, номер, кем һәм кайчан биргән, бүлекчә коды, теркәлү адресы),

Яшәү адресы (теркәлү адресы белән туры килмәгән очракта), ИНН

 

 

 

 

Элемтә өчен телефон, почта адресы һәм (яки) электрон почта адресы

 

 Җир кишәрлеге турында белешмә

Җир кишәрлеге әлеге документ һәм (яисә) әлеге проектта каралган объектларны урнаштыру өчен бирелгән очракта территориаль планлаштыру документын һәм (яисә) территорияне планлаштыру проектын раслау турында карарның реквизитлары

 

Соралган җир кишәрлеге яңа барлыкка килгән яки аның чикләре әлеше карар нигезендә аныкланган очракта җир кишәрлеген бирү турында алдан килешенү карары реквизитлары

 

Җир кишәрлеге зарурлык булып алынган җир кишәрлегенә алмашка бирелә икән, җир кишәрлегенең  дәүләт ихтыяҗы өчен алынуы карары реквизитлары

 

 

“Персональ мәгълүматлар турында” 27.07.2006 ел, №152-ФЗ Федераль законга туры китереп, мин 420043,   ТР,    Казан ш., Вишневский ур., 26 й. Адресында урнашкан Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына (оператор) персональ мәгълүматны эшкәртергә (әлеге гаризада күрсәтелгән персональ мәгълүматны җыюны, яздыруны, системалаштыруны, туплауны, саклауны, аныклауны (яңарту, үзгәртү), файдалану, тапшыру (тарату, бирү), блоклауны, бетерүне, юкка чыгаруны да кертеп, автоматлаштыру чаралары белән яки алардан башка кылынган гамәл (операция) яисә гамәлләр (операцияләр) белән эшкәртергә рөхсәт бирәм. Мәгълүматның дөреслеген раслыйм.

Әлеге килешү гариза имзаланган көннән башлап язма рәвештә килешүне кире соратып алган көнгә кадәр гамәлдә була.

 

Гариза бирүченең имзасы  (_______№_________________________ышанычнамә буенча вәкил

 _______________________________________/_______________________/

       (вәкилнең фамилия, имя, әтисе исеме, имзасы)

 

М.П. (мөһер булганда)

 

Гариза кабул ителде: "___"__________ 20__ г.

 _______/____________________/гаризаны алган белгечнең имзасы, фамилиясе, инициаллары)

 

 

Җир кишәрлеген даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукы бирү турында гаризага кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына

 

 

_________________________ кадастр номерлы җир кишәрлегендә урнашкан объектларның исемлеге

 

Күчемсез объект(лар) исемлеге

Күчемсез объектның(лар) кадастр (инвентарь) номеры

Күчемсез объект(лар)ның адрес ориентирлары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Җир кишәрлегендәге, _____________________________ адресы белән урнашкан ________________ га мәйдандагы барлык биналар һәм корылмалар әлеге вакытта  ________________________________________________________________________ милке булып тора

(оешманың атамасы)

 _______________________________________________, өченче затларның хокуклары һәм претензияләре юк

 

Җир кишәрлегендә булган, башка юридик (физик) затларның милке саналган (хуҗалык алып баруы, оператив идарәдә) күчемсез объектлар:

      Бар (хокукы булганнар) ___________________________________________________

      юк

җир кишәрлегендә урнашкан мобилизация билгеләнешендәге һәм гражданлык   оборонасы объектлары:

     бар (санап үтәргә): _____________________________________________________________

      юк

 

Җитәкче  ____________________________ фамилия, инициаллар

                                      (имза)

 

 

М.П. (мөһер булганда)

 

 

Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең Административ регламентына 2 нче кушымта

 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җир кишәрлеген даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукын бирү турында мөрәҗәгатьнең үтү бите

 

 

Гариза керү датасы «_____»_____________

Гариза бирүче _________________________________________________

Теркәү (кергән) номеры ___________________________

 

п/п

Министрлыкның структур бүлекчәсе

Алу датасы

Имза

Тапшыру датасы

Имза

1.

Эш башкару һәм контроль бүлеге

 

 

 

 

2.

Җир ресурслары идарәсенең дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге белгече

 

 

 

 

 

Килештерүләр:

 

 

 

 

3.

Җир ресурслары идарәсенең дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге мөдире

 

 

 

 

4.

Җир ресурслары идарәсе башлыгы

 

 

 

 

5.

Хокук идарәсе белгече

 

 

 

 

6.

Хокук идарәсе башлыгы

 

 

 

 

7.

Министрның беренче урынбасарының кабул итү бүлмәсе (документларны имзалау)

 

 

 

 

 9.

Эш башкару һәм контроль бүлеге (документларны рәсмиләштерү һәм теркәү)

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең Административ регламентына 3 нче кушымта

 

Дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләр

1) җир кишәрлеге бирү турында гариза белән җир законнары буенча җир кишәрлеген сатулашулар уздырмыйча алырга хокукы булмаган зат мөрәҗәгать итә;

2) җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану, түләүсез файдалану, гомерлеккә мирас ителгән биләмәләр яки аренда хокукында бирелгән; җир кишәрлеге бирү турында гариза белән әлеге хокуклары булган кеше мөрәҗәгать итүе яисә җир кишәрлеге бирү турында гаризаның  Россия Федерациясе Җир Кодексының  3910  статьясының 2 пункты 10 подпунктына туры китереп бирелгән булуы чыгарма булып тора. 

3) җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге яшелчәчелек яки бакчачылык коммерциячел булмаган ширкәтенә бирелгән; әлеге ширкәтнең (әгәр бу җир кишәрлеге яшелчәчелек яки бакча урыны булса) әгъзасы яисә, (җир кишәрлеге гомуми файдаланыла торган милеккә кергән очракта) үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык яки яшелчәчелек белән шөгыльләнгән гражданнар территориясе чикләрендәге җир кишәрлекләренең милек ияләре мөрәҗәгать иткән очраклар чыгарма булып тора;

4) җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге коммерциячел булмаган оешмага территорияне индивидуаль торак төзелеше максатларында үзләштерү өчен бирелгән, гариза белән бу оешма әгъзасы мөрәҗәгать иткән очраклар яки җир кишәрлеге гомуми куллануурыны булып, оешма мөрәҗәгать иткән очраклар чыгарма булып тора;

5) җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлегендә гражданнарныкы яки юридик затларныкы булган бина, корылма, төзелеп бетмәгән объект урнашкан, җир кишәрлегендә сервитут нигезендә, гаммәви сервитут нигезендә рөхсәт ителгән корылма (шул исәптән, төзелеп бетмәгән корылма), яисә Россия Федерациясе Җир Кодексының  3936  статьясы нигезендә урнаштырылган объектлар, яисә җир кишәрлеген бирү турында гариза белән әлеге бинаның, корылманың, андагы бүлмәләрнең, төзелеп бетмәгән объектның милек иясе мөрәҗәгать итсә, шулай ук, җир кишәрлеген бирү турында гариза бирелгән булып, андагы бина, корылма, төзелеп бетмәгән объектларга мөнәсәбәтле үзбелдекле төзелешләрне сүтү турында карар, яисә төзелеп бетмәгән объектларга мөнәсәбәтле үзбелдекле төзелешләрне сүтү яки карарда күрсәтелгән вакытта тиешле тәртипкә китерү турында карар кабул ителгән булып, Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексының 5532 статьясының 11 өлешендә каралган бурычлар үтәлмәве чыгарылма булып тора;

6) җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлегендә дәүләтнеке яки муниципаль милектә булган бина, корылма, төзелеп бетмәгән объект урнашкан, җир кишәрлегендә сервитут нигезендә, гаммәви сервитут нигезендә урнашуы рөхсәт ителгән корылма (шул исәптән, төзелеп бетмәгән корылма) яисә Россия Федерациясе Җир Кодексының 3936 статьясы нигезендә урнашуы ярөхсәт ителгән ки җир кишәрлеген бирү турындагы гариза белән бина, корылма, алардагы бүлмәләр, төзелеп бетмәгән объектның милек иясе мөрәҗәгать итүе чыгарма булып тора;

7) җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге әйләнештән алынган булса яисә әйләнеше чикләнгән булып, җир кишәрлеге бирү турындагы гаризада күрсәтелгән хокук буенча бирергә ярамый;

8) җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге дәүләт ихтыяҗларына резервка куелган булып, гариза бирүче җир кишәрлеген милек итеп даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга яисә җир кишәрлеген арендага җир кишәрлеген резервка кую турында карар гамәлдә булганнан озаграк вакытка түләүсез файдалануга бирү турында мөрәҗәгать итсә; җир кишәрлеген резервка кую максатыннан бирү чыгарма булып тора;

9) җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге төзелгән территориянең үсеше турында башка зат белән шартнамә төзелгән территория чикләрендә урнашкан; җир кишәрлеген үзенә бирү турындагы гариза белән шушы җир кишәрлегендә урнашкан бинаның, корылманың, төзелеп бетмәгән объектның хосусый милек иясе яки әлеге җир кишәрлегенә хокукы булган зат мөрәҗәгать иткән очраклар чыгарма булып тора;

10) җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге төзелгән территориянең үсеше турында башка зат белән шартнамә төзелгән территория чикләрендә урнашкан, яисә җир кишәрлеге башка зат белән территорияне комплекслы үзләштерү турында шартнамә төзелгән җир кишәрлегеннән ясалган; җир кишәрлеге федераль әһәмияткә ия объектлар, региональ әһәмияткә ия объектлар яки җирле әһәмияткә ия объектларны урнаштыруга билгеләнгән булып, җир кишәрлеген бирү турында әлеге объектларны төзергә вәкаләтле затның мөрәҗәгате чыгарма булып тора;

11) җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге башка зат белән территорияне комплекслы үзләштерү турында шартнамә яисә төзелгән территориянең үсеше турында шартнамә төзелгән җир кишәрлегеннән ясалган һәм территориянең планы буенча расланган документациягә ярашлы рәвештә федераль әһәмияткә ия объектлар, региональ әһәмияткә ия объектлар яки җирле әһәмияткә ия объектларны урнаштыруга билгеләнгән; җир кишәрлеген арендага алу турында гариза белән территорияне комплекслы үзләштерү турында шартнамә яисә төзелгән территориянең үсеше турында шартнамә төзелгән һәм әлеге объектларны төзү йөкләмәсе булган затның мөрәҗәгать итүе чыгарма булып тора; 

12) җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеге аукцион предметы булып тора, аны үткәрү турында белдерү Россия Федерациясе Җир Кодексының 3911 статьясының 19 пунктына туры китереп урнаштырылган.

13) гаризада күрсәтелеп соралган җир кишәрлеге буенча Россия Федерациясе Җир Кодексының 3911 статьясының 4 пункты 6 подпунктында каралганча, аны сату өчен яисә әлеге җир кишәрлеге Россия Федерациясе Җир Кодексының 3911 статьясының 4 пункты 4 подпунктын туры китереп ясалган булса, аны арендага алу өчен шартнамә төзү хокукына аукцион үткәрү турында белдерү кергән һәм вәкаләтле орган Россия Федерациясе Җир Кодексының 3911 статьясының 8 пункты нигезендә аны үткәрүдән баш тарту турында карар кабул итмәгән;

14) гаризада күрсәтелеп соралган җир кишәрлеге буенча җир кишәрлеген шәхси торак төзелешенә, шәхси ярдәмче хуҗалык алып барырга, бакчачылык, дача хуҗалыгы яки крестьян (фермер) хуҗалыгы эшчәнлеге өчен бирү турында Россия Федерациясе Җир Кодексының 3918 статьясының статьясының 1 пункты 1 подпунктына туры китереп белдерү бастырылган һәм урнаштырылган;

15) җир кишәрлеген куллану рөхсәте җир кишәрлеген бирү турындагы мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән максатларга туры килми; территорияне планлаштыруның расланган проектына туры китереп линияле объект урнаштыру чыгарма булып тора;

16) соралган җир кишәрлеге тулысы белән территорияне куллануның аерым шартлары булган зона чикләрендә урнашкан, җир кишәрлекләрен файдалануга карата билгеләнгән чикләүләр әлеге җир кишәрлеген гаризада күрсәтелгән максатларда куллануны рөхсәт итми;

17) гаризада күрсәтелеп соралган җир кишәрлеге, территораль планлаштыруның расланган документларына һәм (яисә) территорияне планлаштыру документациясенә туры китереп, федераль әһәмияткә ия объектлар, региональ әһәмияткә ия объектлар яки җирле әһәмияткә ия объектларны урнаштыруга билгеләнгән булып, җир кишәрлеген бирү турында әлеге объектларны төзергә вәкаләте булмаган зат мөрәҗәгать итә;

18) гаризада күрсәтелеп соралган җир кишәрлеге Россия Федерациясе дәүләт программасында, Татарстан Республикасы дәүләт программасында каралган биналар, корылмалар урнаштыру өчен билгеләнгән һәм җир кишәрлеген бирү турында әлеге объектларны төзергә вәкаләте булмаган зат мөрәҗәгать итә;

19) җир кишәрлеген белдерелгән хокукларда бирү рөхсәт ителми;

20) гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеген ничек куллану рөхсәт ителүе билгеләнмәгән;

21) җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелеп соралган җир кишәрлеге җирләрнең билгеле категорияләренә кертелмәгән;

22) җир кишәрлеген бирү турындагы гаризада күрсәтелеп соралган җир кишәрлеге бирү буенча алдан килештерелгән карар кабул ителгән, аны гамәлдә булу вакыты чыкмаган, җир кишәрлеген бирү турында әлеге карарда күрсәтелмәгән зат мөрәҗәгать итте;

23) җир кишәрлеген бирү турындагы мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән җир кишәрлеге дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен алынган һәм мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән җир кишәрлеген бирү максатлары  әлеге җир алынган максатларга туры килми; әлеге җир кишәрлегендә урнашкан күпфатирлы йорт тузган һәм сүтелергә яисә төзекләндерелергә тиеш дип танылу сәбәпле, җир кишәрлеге дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен алынган булу чыгарма булып тора;

24) җир кишәрлеген бирү турындагы мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән җир кишәрлегенең чикләре «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» 2015 елның 13 июлендәге № 218-ФЗ Федераль законга туры китереп аныкланырга тиеш;

25) җир кишәрлеген бирү турындагы мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән җир кишәрлегенең мәйданы җир кишәрлегенең урнашу схемасына, территорияләрне ызанлау проектына туры китереп ясалган булса да, аларда күрсәтелгәннән ун проценттан да күбрәккә артып китә.»;

 

 

 

 

Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең Административ регламентына 4 нче кушымта

                                                                                                           

                                                                                                        Киңәш ителгән форма

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрына

 

Техник хатаны төзәтү турында гариза

 

_________________________________________________________________________________

                     (юридик затның атамасы)

_______________________________________________________________________________,

                    (вәкилнең Ф.И.ӘИ, вазыйфасы)

 ____________________________________________________________ нигезендә эш итүче

                                         (вәкилнең вәкаләтләрен раслаучы документ)

Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (срогы чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәткәндә җибәрелгән техник хатаны төзәтүне һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының  «____»_________ 20______ел. №________ карарына тиешле үзгәртүләрне кертүне үтенә

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының

«____»_________ 20______г. №________карарында  

______________________________________________________________ дип язылган

Дөрес белешмә:_______________________________________________________

__________________________________________________________________________

 

Түбәндәге документларны терким:

1.

2.

3.

 

Гариза бирүче (гариза бирүчеләр) турында белешмә:

 

Юридик зат реквизитлары

(ОГРН, ИНН, адрес (урнашкан урыны)

Физик зат өчен (юридик затның вәкиле) паспорт мәгълүматлары (серия, номер, кем кайчан биргән, подразделение коды, теркәлү адресы),

Яшәгән адресы (теркәлү адресы белән туры килмәгән очракта),  ИНН

 

 

 

 

Контакт телефоны, почта адресы һәм (яисә) электрон почта адресы

 

 Җир кишәрлеге турында белешмә

Кадастр номеры

 

Җир кишәрлегенең урнашкан урыны

 

 

“Персональ мәгълүматлар турында” 27.07.2006 ел, №152-ФЗ Федераль законга туры китереп, мин 420043,   ТР,    Казан ш., Вишневский ур., 26 й. Адресында урнашкан Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына (оператор) персональ мәгълүматны эшкәртергә (әлеге гаризада күрсәтелгән персональ мәгълүматны җыюны, яздыруны, системалаштыруны, туплауны, саклауны, аныклауны (яңарту, үзгәртү), файдалану, тапшыру (тарату, бирү), блоклауны, бетерүне, юкка чыгаруны да кертеп, автоматлаштыру чаралары белән яки алардан башка кылынган гамәл (операция) яисә гамәлләр (операцияләр) белән эшкәртергә рөхсәт бирәм. Мәгълүматның дөреслеген раслыйм.

Әлеге килешү гариза имзаланган көннән башлап язма рәвештә килешүне кире соратып алган көнгә кадәр гамәлдә була.

.

 

Гариза бирүченең имзасы   (___________________ номерлы ышанычнамә буенча вәкил

 _______________________________________/_______________________/

       (вәкилнең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, имза)

 

М.П. (мөһер булса)

 

Мөрәҗәгать кабул ителде: "___"__________ 20__ г.

 _______/____________________/имза, мөрәҗәгатьне кабул иткән белгечнең фамилиясе, инициаллары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең Административ регламентына кушымта (белешмәлек)

 

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплыһәм башкарылуны контрольдә тотучы вазыйфаи затларның реквизитлары

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы

 

Вазыйфа

Телефон

Электронадрес

Министр

Әһлиуллин Фәнил Әнвәр улы

221-40-00

mzio@tatar.ru

Министрның беренче урынбасары

Галиев Артур Ирек улы

221-40-01

mzio@tatar.ru

Җир ресурслары идарәсенең Дәүләт җирләрен нәтиҗәле файдалану бүлеге мөдире

Миндубаева Гүзәл Эдуард кызы

221-40-30

Guzel.Mindubaeva@tatar.ru

Канцелярия эшләрен алып бару һәм контрольдә тоту бүлеге

Румянцева Гөлнур Нияз кызы

221-40-81

221-40-83

 

Gulnur.Rumyanceva@tatar.ru

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм куллану базары идарәсе

 

Вазыйфа

Телефон

Электрон адрес

Агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм куллану базары идарәсе башлыгы урынбасары

Мустафин Айрат Рафинант улы

264-77-15

Ayrat.Mustafin@tatar.ru

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 745.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International