ТР Бәяләүчеләр союзының 2014 елга йомгаклау утырышында Партнерлыкның үсеш юнәлешләренә, бәяләүчеләрнең квалификацяләрен күтәрү, күчемсез милек белән идарә итүнең нәтиҗәле алгоритмын формалаштыру кебек сораулар каралды.
Утырышта Партнерлыкның һөнәри әзерлек һәм укыту Комиитеты әгъзаләре Тәнзилә Удод, Наилә Якупованың һәнәри әзерлек программалары турында чыгышлары тыңланылды. Шулай ук Партнерлыкның һөнәри әзерлек һәм укыту Комиитеты тәкъдим иткән ДФУ Финанс, икътисад һәм идарә институты белән хезмәттәшлек турындагы килешмә расланылды.