МИНИСТЕРСТВО ЗЕМЕЛЬНЫХ И ИМУЩЕСТВЕННЫХ ОТНОШЕНИЙ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН |
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ҖИР ҺӘМ МӨЛКӘТ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ |
|
ПРИКАЗ
08.05.2020 . |
Казан ш. |
БОЕРЫК
№ 279-пр . |
Татарстан Республикасы бюджетына Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы администраторлык иткән түләүләр буенча бурычларны түләттерү өметсез дип тану турында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан карарлар кабул ителү тәртибе турында
|
Россия Федерациясе Бюджет кодексының 472 статьясының 4 пунктын, «Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетына түләүләр буенча бурычларны түләттерү өметсез дип тану турында карарлар кабул итү тәртибенә гомуми таләпләр турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2026 елның 6 маендагы № 393 карарын гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәсьәләләре» 22.08.2007 ел, № 407 карары белән расланган Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы турында нигезләмәнең 3.3.61 пунктын кулланып боерам:
1. Түбәндәгеләрне расларга:
Татарстан Республикасы бюджетына Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы администраторлык иткән түләүләр буенча бурычларны түләттерү өметсез дип тану турында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан карарлар кабул ителү тәртибен;
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы керемнәрнең төп администраторы булган Татарстан Республикасы бюджетына түләү бурычларын кичерү буенча комиссия нигезләмәсе;
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы төп администраторы булган Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренә кураторлык итүче бүлекләр исемлеге.
2. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының хокук идарәсенә әлегә боерыкны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына дәүләт регистрациясенә юлларга.
3. Әлеге боерыкның үтәлешен күзтеп торуны үз өстемдә калдырам.
Министр |
Ф.Ә.Әһлиуллин |
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының _____________ № ______________ |
боерыгы белән расланды
Татарстан Республикасы бюджетына Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы администраторлык иткән түләүләр буенча бурычларны түләттерү өметсез дип тану турында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан карарлар кабул итү тәртибе
1. Әлеге Тәртип Татарстан Республикасы бюджетына Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы администраторлык иткән түләүләр буенча бурычларны түләттерү өметсез дип тану турында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан карарлар кабул итү кагыйдәләрен һәм шартларын билгели.
Түләттерү өметсез дип таныла торган бурычлар суммасына юридик затларның, шәхси эшмәкәрләрнең һәм физик затларның Татарстан Республикасы милкендә булган мөлкәттән һәм җир кишәрлекләреннән файдаланган өчен аренда түләве буенча, вакытында түләмәгән өчен законнар нигезендә саналган, ләкин билгеләнгән вакытта түләнмәгән пенялар буенча бурычлары, шулай ук, административ штрафлар керә.
2. Татарстан Республикасы бюджетына тиешле срокларда түләнмәгән түләүләр (алга таба - Бюджетка түләүләр буенча бурыч) түбәндәге очракларда түләттерү өчен өметсез дип таныла:
а) физик зат - бюджетка түләүче вафат булганда яисә Россия Федерациясенең гражданлык процессуаль законнарында билгеләнгән тәртиптә үлгән дип игълан ителгәндә;
б) шәхси эшмәкәр - бюджетка түләүче «Бөлгенлеккә төшү (банкротлык) турында» 2002 елның 26 октябрендәге № 127-ФЗ Федераль закон нигезендә бюджетка түләүләр буенча бурычлы затның мөлкәте җитмәү сәбәпле түләнмәгән бурычлары өлешендә банкрот дип танылган очракта;
в) шәхси эшмәкәр булмаган гражданинны «Бөлгенлеккә төшү (банкротлык) турында» 2002 елның 26 октябрендәге № 127-ФЗ Федераль закон нигезендә, кредиторлар белән исәп-хисапны өзгәннән соң, бюджетка түләүләр буенча түләнмәгән бурычлары өлешендә күрсәтелгән Федераль закон нигезендә банкрот дип тану;
г) оешманың - бюджетка түләүченең оешманың мөлкәте җитәрлек булмау һәм (яки) әлеге оешманың гамәлгә куючылары (катнашучылар) тарафыннан Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән чикләрдә һәм тәртиптә түләнмәгән бурычы өчен бетерелүе очрагында;
д) штрафка яки суд карары белән җәзага тартылганнарга мөнәсәбәтле амнистия турында яки аклау турында актлар куллану нигезендә бюджет керемнәре администраторы бюджетка түләүләр буенча бурычны түләттерү мөмкинлеген югалткан очракта;
е) суд приставы-башкаручы тарафыннан «Башкару производствосы турында» 2007 елның 2 октябрендәге № 229-ФЗ Федераль законның 46 статьясының 1 өлешендәге 3 яки 4 пунктында күздә тотылган нигезләр буенча башкару производствосының тәмамлануы һәм түләтүчегә башкару документын кире кайтару турында карар чыгарылганда, бюджетка түләүләр буенча бурычның барлыкка килү датасыннан биш елдан күбрәк вакыт узганда, түбәндәге очракларда:
бурыч күләме бөлгенлеккә төшү турында эш производствосы кузгату өчен бөлгенлеккә төшү (банкротлык) турында Россия Федерациясе законында билгеләнгәнчә, бурыч күләме бурычлыга карата таләпләр күләменнән артып китмәгәндә;
бюджетка түләүләр түләүчене банкрот дип тану турында гариза суд тарафыннан кире кайтарылганда яки банкротлык турында эштә кулланыла торган процедураларны үткәрүгә суд чыгымнарын каплау өчен җитәрлек күләмдә акча булмау сәбәпле банкротлык турында эш производствосы туктатылганда;
ж) юридик затны регистрация ясаучы орган карары буенча юридик затларның бердәм дәүләт реестрынннан чыгарган һәм суд приставы-башкаручы тарафыннан «Башкару производствосы турында» 2007 елның 2 октябрендәге № 229-ФЗ Федераль законның 46 статьясының 1 өлешендә 3 яи 4 пунктларында күздә тотылган нигезләр буенча башкару производствосының тәмамлануы һәм түләтүчегә башкару документын кире кайтару турында карар чыгарылганда - оешманың мөлкәте җитәрлек булмау һәм әлеге оешманың гамәлгә куючылары (катнашучылар) тарафыннан Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән очракларда түләп булмаган бюджетка түләүләр буенча бурычлары өлешенә карый.
3. Әлеге Тәртипнең 2 пунктында каралган очраклар белән бергә, Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексында каралганча, административ җәза билгеләнү турындагы карар чыгарган судья, орган, вазыйфаи зат тарафыннан административ җәза билгеләнү турындагы карарны башкаруны туктату турында карар чыгарылган очракта, үз вакытында түләнмәгән административ штрафлар түләттерүгә өметсез дип таныла.
4. Әлеге Тәртипнең 2 пункты «а» подпунктында күрсәтелгән очракта Бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тану турында Карар түбәндәгеләр нигезендә кабул ителә:
- Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының финанслар һәм дәүләт заказы бүлеге тарафыннан әзерләнгән баланс (забаланс) счетында исәпкә алынган кайтарыласы бурычлар суммасы отчетларыннан өземтә, әлеге Тәртипнең 1 нче кушымтасында китерелгән формада (алга таба – өземтә);
- һәрбер юридик зат, шәхси эшмәкәр яки физик зат буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының әлеге админитраторлана торган керем чыганагы беркетелгән структур бүлекчәсенең, (алга таба – кураторлык иткән бүлек) хокук идарәсе белән берлектә әзерләнгән, бурычларны кайтарттыруны тәэмин итү буенча күрелгән чаралар турында белешмәләр (алга таба – белешмә);
- физик зат - бюджетка түләүчнең үлемен раслый торган яисә аның үлгән дип игълан ителү фактын раслаган вәкаләтле органнан алынган документ.
5. Әлеге Тәртипнең 2 пункты «б» подпунктында күрсәтелгән очракта Бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тану турында Карар түбәндәгеләр нигезендә кабул ителә:
- өземтә;
- белешмәләр;
- бюджетка түләүче шәхси эшмәкәрнең банкрот дип танылуына бәйле рәвештә эшчәнлегенең туктатылуы турында хосусый эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматларын эченә алган документ.
6. Әлеге Тәртипнең 2 пункты «в» подпунктында күрсәтелгән очракта Бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тану турында Карар түбәндәгеләр нигезендә кабул ителә:
- өземтә;
- белешмәләр;
- бурычлыны банкрот дип тану турында үз көченә кергән Арбитраж суд карары.
7. Әлеге Тәртипнең 2 пункты «г» подпунктында күрсәтелгән очракта Бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тану турында Карар түбәндәгеләр нигезендә кабул ителә:
- өземтә;
- белешмәләр;
- Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 61 статьясы 2 пунктында күрсәтелгән нигезләр буенча юридик затны ликвидацияләү турында суд карары күчермәләре яки гамәлгә куючылар (катнашучылар) яисә гамәлгә кую документлары буенча вәкаләтләре булган юридик зат органы карары күчермәләре;
- Татарстан Республикасы бюджетына түләүләр түләүче оешманың ликвидацияләнүе сәбәпле эшчәнлеге туктатылуы турында Юридик затларның бердәм дәүләт реестры мәгълүматларын үз эченә алган документ.
8. Әлеге Тәртипнең 2 пункты «д» подпунктында күрсәтелгән очракта Бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тану турында Карар түбәндәгеләр нигезендә кабул ителә:
- өземтә;
- белешмәләр;
- штраф рәвешендә җәзага тартылганнарга мөнәсәбәтле амнистия турында яки аклау турында документ яки бурычларны түләттерү буенча билгеләнгән срок чыгу сәбәпле (дәгъва күптәнлеге срогы) бюджет керемнәре администраторының бюджетка түләүләр буенча бурычны түләттерү мөмкинлеген югалтуы турында суд акты, шул исәптән, судның Бюджетка түләүләр буенча бурычларны кайтару турында судка гариза бирүнең узып киткән вакытын кайтарудан баш тартуы турында билгеләмәсе.
9. Әлеге Тәртипнең 2 пункты «е» подпунктында күрсәтелгән очракта Бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тану турында Карар түбәндәгеләр нигезендә кабул ителә:
- өземтә;
- белешмәләр;
- «Башкару производствосы турында» 2007 елның 2 октябрендәге № 229-ФЗ Федераль законның 46 статьясының 1 өлешендәге 3 яки 4 пунктында күздә тотылган нигезләр буенча башкару производствосының тәмамлануы һәм түләтүчегә башкару документын кире кайтару турында суд приставы-башкаручының карары.
10. Әлеге Тәртипнең 2 пункты «ж» подпунктында күрсәтелгән очракта Бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тану турында Карар түбәндәгеләр нигезендә кабул ителә:
- өземтә;
- белешмәләр;
- бурычлыны - юридик затның чыгарылуы турында Юридик затларның бердәм дәүләт реестры мәгълүматларын үз эченә алган документ.
11. Әлеге Тәртипнең 3 пунктында күрсәтелгән очракта Бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тану турында Карар түбәндәгеләр нигезендә кабул ителә:
- өземтә;
- белешмәләр;
- административ җәза билгеләнү турындагы карарның башкарылуы туктатылу турында карар күчермәләре.
12. Тапшырылган документларның күчермәләре тиешле тәртиптә таныкланган булырга тиеш.
13. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына әлеге Тәртипнең 2 пунктында каралган очрак килеп чыкканлыгы турында турында хәбәр килеп ирешкәннән соң 22 эш көне эчендә кураторлык иткән бүлек тарафыннан әлеге Тәртипнең 4-11 пунктларына туры китереп, Бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләттерү өметсез дип тану нигезләрен раслаган документлар пакеты җыела, һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы керемнәрнең төп администраторы булган Татарстан Республикасы бюджетына түләүләр буенча бурычларны кичерү комиссиясенә (алга таба – Комиссия) юллана. Комиссия Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы керемнәрнең төп администраторы булган Татарстан Республикасы бюджетына түләүләр буенча бурычларны кичерү комиссиясе турында нигезләмә нигезендә эш итә, аның составы Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы белән раслана.
14. Комиссия тәкъдим ителгән документлар пакетын кергәннән алып 10 эш көне дәвамында карый. Бюджетка түләүләр буенча бурычларның һәрберсе турында индивидуаль карар кабул ителә.
15. Документлар пакетын карап чыкканнан соң Комиссия түбәндәге карарларның берсен кабул итә:
а) Бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләттерүне өметсез дип танырга һәм аны Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы балансыннан яки забалансыннан исәптән чыгарырга;
б) Бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләттерүне өметсез дип танудан баш тартырга. Әлеге карар бурычларны түләттерүне өметсез дип тану турында карарны кабат карау өчен тоткарлык тудырмый. Бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләттерүне өметсез дип танудан баш тарткан очракта Комиссия документлар пакетын бурчыларны түләттерү буенча өстәмә чаралар күрү өчен Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кураторлык иткән бүлегенә кайтара.
16. Комиссиянең бурычларны түләттерүне өметсез дип тану турындагы карары әлеге Тәртипнең 2 нче кушымтасында китерелгән форма буенча акт итеп формалаштырыла һәм түбәндәге мәгълүматны үз эченә ала:
а) юридик затның тулы атамасы / шәхси эшмәкәрнең, физик затның фамилиясе, исеме, атасының исеме (булса);
б) салым түләүченең идентификацион номеры, төп дәүләт регистрация номеры, юридик затны салым түләүче исәбенә куюның сәбәбе коды / шәхси эшмәкәрнең, физик затның салым түләүче идентификацион номеры;
в) Бюджетка түләүләр буенча бурычлар килеп чыккан түләү турында белешмә;
г) Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетына түләүләр буенча бурычлар исәпләнә торган Россия Федерациясе бюджетлары керемнәренең классификация коды, аның атамасы;
д) Бюджетка түләүләр буенча бурычлар суммасы;
е) Бюджетка түләүләр буенча пенялар һәм штрафлар бурычы суммасы;
ж) Бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләттерүне өметсез дип тану турында карар кабул ителгән дата;
з) Комиссия әгъзалары имзалары.
Акт ике данәдә төзелә һәм Комиссия рәисе һәм утырышта катнашкан барлык Комиссия әгъзалары тарафыннан имзалана.
17. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры раслаган акт Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының финанслар һәм дәүләт заказы бүлегенең бюджет (бухгалтер) хисабыннан Татарстан Республикасы милкендә булган мөлкәтне һәм җир кишәрлекләрен файдаланган өчен Бюджетка түләүләр буенча бурычларны кичерү өчен нигез булып тора.
Татарстан Республикасы бюджетына Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы администраторлык иткән түләүләр буенча бурычларны түләттерү өметсез дип тану турында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан карарлар кабул итү тәртибенә
1 нче кушымта
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының баланс (забаланс) исәбендә саналган Татарстан Республикасы бюджетына түләүләр буенча бурычлар суммасы отчетларыннан
ӨЗЕМТӘ
________________________________________________________________________________
(юридик зат, шәхси эшмәкәрнең тулы атамасы ИНН/КПП, ОГРН, физик затның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (булса), ИНН)
_______________ 20__ елгы торышына
№ п/п |
КБК |
Түләү йөкләмәсе атамасы |
Шартнамәнең датасы һәм номеры (килешү) |
Бурыс суммасы сумнарда |
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
____________________ _______ / _______________/
Бүлек начальнигы имза Ф.И.ӘИ (булса)
Татарстан Республикасы бюджетына Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы администраторлык иткән түләүләр буенча бурычларны түләттерү өметсез дип тану турында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан карарлар кабул итү тәртибенә
2 нче кушымта
Форма
Раслыйм
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры
______________/________________/
Бурычларны түләттерүне өметсез дип тану турында
Акт
«_____» ____________ 20____ ел № ____
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы керемнәрнең төп администраторы булган Татарстан Республикасы бюджетына түләүләр буенча бурычларны кичерү комиссиясе бирелгән документлар нигезендә: ___________________________________________ <*> бурычларын түләттерү өметсез дип тану турындагы мәсьәләне карады
____________________________________________________________________
(оешманың тулы атамасы (физик затның фамилиясе, исеме, атасының исеме (булса)),
____________________________________________________________________
Салым түләүченең идентификацион номеры, төп дәүләт регистрация номеры,
____________________________________________________________________
(налогоплательщика физик затның салым түләү идентификация номеры))
Республики Татарстан бюджетына түләүләр буенча
____________________________________________________________________
(бурычлар килеп чыккан түләүләр турында белешмә <**>, бурычлар исәпләнә торган КБК,
____________________________________________________________________
аның атамасы)
түләүләр буенча бурычлар суммасы - ___________________________________,
Комиссия карар кабул итте:
____________________________________________________________________
____________________________________________________________________
____________________________________________________________________
Акт 2 данәдә төзелде.
Комиссия рәисе: __________________ ___________________
(Ф.И.ӘИ.(булса) (имза)
Комиссия әгъзалары: __________________ ___________________
(Ф.И.ӘИ.(булса) (имза)
__________________ ___________________
(Ф.И.ӘИ.(булса) (имза)
__________________ ___________________
(Ф.И.ӘИ.(булса) (имза)
__________________ ___________________
(Ф.И.ӘИ.(булса) (имза)
__________________ ___________________
(Ф.И.ӘИ.(булса) (имза)
__________________ ___________________
(Ф.И.ӘИ.(булса) (имза)
__________________ ___________________
(Ф.И.ӘИ.(булса) (имза)
--------------------------------
<*> - документлар атамалары һәм реквизитлары күрсәтелә.
<**> - бурыч килеп чыккан түләү атамасы, шулар нигезендә таләп ителгән документлар атамалары һәм реквизитлары (боерык, карар, башкасы).
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы _____________ № ______________ боерыгы белән расланган
|
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы керемнәрнең төп администраторы булган Татарстан Республикасы бюджетына түләүләр буенча бурычларны кичерү комиссиясе турында нигезләмә
1. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы керемнәрнең төп администраторы булган Татарстан Республикасы бюджетына түләүләр буенча бурычларны кичерү комиссия (алга таба – Комиссия) Татарстан Республикасы милкендә булган мөлкәтне һәм җир кишәрлекләрен файдаланган өчен Бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләттерү өметсез дип тану турында карар кабул итү максатларында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кураторлык иткән бүлеге биргән документларны карый.
2. Комиссия үз эшчәнлеген Россия Федерациясе норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары, әлеге Нигезләмәгә таянып алып бара.
3. Комиссия составы Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы белән раслана.
Комиссия Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының структур бүлекчәләре хезмәткәрләре арасыннан сигез әгъзадан тора (Комиссия рәисе, Комиссия рәисе урынбасары һәм Комиссия әгъзалары).
4. Комиссия рәисе:
Комиссия эшен оештыра һәм Комиссия эшчәнлеге нәтиҗәләре өчен җавап бирә;
Комиссия эше белән җитәкчелек итә;
һәр утырышка Комиссия әгъзалары арасыннан секретарь сайлап куя. Секретарь итеп Комиссия утырышында караласы документлар папкасын юллаган Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кураторлык иткән бүлеге хезмәткәре сайлана;
Комиссия утырышының урынын, датасын һәм вакытын билгели;
Комиссия утырышының көн тәртибен раслый;
Комиссия утырышын ача һәм яба;
Комиссия утырышына рәислек итә;
Комиссия утырышларында караласы мәсьәләләр тәртибен билгели;
Татарстан Республикасы милкендә булган мөлкәтне һәм җир кишәрлекләрен файдаланган өчен Татарстан Республикасы бюджетына Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы администраторлык иткән түләүләр буенча бурычларны түләттерү өметсез дип тану турында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карарын кабул итү Тәртибе нормалары сакланышын тәэмин итә;
Комиссия утырышында карар кабул итү өчен сорауларны формалаштыра, аларны тавышка куя.
5. Комиссия секретаре:
Комиссия эшчәнлеген оештыруны тәэмин итү эшен координацияли;
Комиссия утырышын әзерләү һәм үткәрү белән бәйле чараларны оештыра;
Комиссия утырышы булачагын Комиссия әгъзаларына хәбәр итә;
Комиссия рәисе йөкләмәсе буенча башка вәкаләтләрне башкара.
6. Комиссия үз эшчәнлеген утырышлар формасында гамәлгә ашыра, алар документлар пакеты кергәч комиссия рәисе карары белән үткәрелә.
7. Комиссия әгъзаларының яртысыннан артыгы катнашса утырыш тулы хокуклы дип санала.
8. Комиссия әгъзасы булмаганда аның вазыйфаларын рәис урынбасары башкара.
9. Комиссия карарлары ачык тавыш бирү юлы белән катнашкан әгъзаларның күпчелек тавышы белән кабул ителә. Тавышлар саны тигез булганда Комиссия рәисе (рәис урыбасары) тавышы хәлиткеч дип санала.
10. Комиссия әгъзалары бирелгән документларны карыйлар, Татарстан Республикасы милкендә булган дәүләт мөлкәтеннән, шулай ук, җир кишәрлекләреннән файдаланган өчен Татарстан Республикасы бюджетына түләүләр буенча бурычларны түләттерү өметсез дип тану турында карар кабул итү өчен бу документларның җитү-җитмәвен һәм яраклылыгын билгелиләр.
11. Комиссия рәисенә кергән көннән башлап 10 эш көне эчендә Комиссия бирелгән документлар паектын карап чыга.
12. Комиссия карары утырыш секретаре тарафыннан акт формасында формалаштырыла.
13. Бурычларны түләттерү өметсез дип дип тану турында карар Комиссиянең барлык әгъзалары тарафыннан имзалана һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры тарафыннан раслана.
14. Татарстан Республикасы бюджетына түләүләр буенча бурычларны кичерү мөмкин түгеллеге турында карар чыгарылган очракта, Комиссия документлар пакетын бурычларны түләттерү буенча өстәмә чаралар күрү өчен Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кураторлык иткән бүлегенә кайтара.
15. Татарстан Республикасы бюджетына түләүләр буенча бурычларны түләттерү өметсез дип тану турында карарларның һәм аңа беркетелгән документларның, Комиссияне башка карарларының исәп-хисабын алу һәм саклау эшен һәм Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре классификаторы кодлары буенча кичерелгән бурычлар реестрын алып баруны Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кураторлык иткән бүлеге башкара.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының
_____________№____________
боерыгы белән расланган
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы төп администраторы булган Татарстан Республикасы бюджеты керемнәрен кураторлык иткән бүлекләр исемлеге
№ п/п |
Кураторлык иткән бүлек |
Бюджет классификациясе коды атамасы |
1.
|
Дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге |
720 1 11 05022 02 0000 120 - Аренда түләве буларак алынган керемнәр, шулай ук, Россия Федерациясе субъектлары милкендә булган җирләр өчен аренда шартнамәсе төзүгә хокукларны сатудан кергән акчалар (Россия Федерациясе субъектларының бюджет һәм автоном учреждениеләре җир кишәрлекләре чыгарылма булып тора) |
720 1 11 05026 04 0000 120 - Шәһәр округлары чигендә урнашкан, федераль милек булган һәм идарә һәм алар белән эш итү вәкаләтләре Россия Федерациясе субъектлары дәүләт органнарына тапшырылган җир кишәрлекләре өчен аренда түләве буларак алынган керемнәр, шулай ук, күрсәтелгән җир кишәрлекләренә аренда шартнамәләре төзү хокукын сатудан кергән акчалар |
||
720 1 11 0532202 0000 120 - Россия Федерациясе субъектлары милкендә булган җир кишәрлекләренә мөнәсәбәтле Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, дәүләти яки муниципаль предприятиеләр яисә дәүләти яки муниципаль учреждениеләр арасында төзелгән сервитут урнаштыру турында шартнамәләр буенча түләүләр |
||
720 1 14 06022 02 0000 430 - Россия Федерациясе субъектлары милке булган җир кишәрлекләрен сатудан кергән керемнәр (Россия Федерациясе субъектларының бюджет һәм автоном учреждениеләренең җир кишәрлекләре чыгарма булып тора) |
||
2. |
Аренда, дәүләт мөлкәтен реализацияләү һәм инвестиция проектларын тормышка ашыру бүлеге |
720 1 11 0503202 0000 120 - Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарының оператив идарәсендә булган мөлкәтне арендага тапшырудан кергән керемнәр (Россия Федерациясе субъектларының бюджет һәм автоном учреждениеләре мөлкәте чыгарма булып тора)
|
720 1 11 05072 02 0000 120 - Россия Федерациясе субъектлары казнасы булган мөлкәтне арендага тапшырудан кергән керемнәр (җир кишәрлекләре чыгарма булып тора) |
||
720 1 14 02022 02 0000 410 - Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары карамагындагы учреждениеләренең оператив идарәсендә булган милекне реализацияләү керемнәренең (Россия Федерациясе субъектларының бюджет һәм автоном учреждениеләре милке чыгарма булып тора) күрсәтелгән милек буенча төп чараларны реализацияләү өлешендә |
||
720 1 14 02022 02 0000 440 - Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары карамагындагы учреждениеләренең оператив идарәсендә булган милекне реализацияләү керемнәренең (Россия Федерациясе субъектларының бюджет һәм автоном учреждениеләре милке чыгарма булып тора) күрсәтелгән милек буенча матди запасларны реализацияләү өлешендә |
||
3. |
Икътисад бүлеге |
720 1 11 08020 02 0000 120 - Россия Федерациясе субъектлары милкендә булган мөлкәтне залогка, идарәгә ышанып тапшырып алынган акча чаралары (Россия Федерациясе субъектларының бюджет һәм автоном учреждениеләре милке, шулай ук, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт унитар предприятиеләре, шул исәптән, казна милке чыгарма булып тора) |
720 1 11 07012 02 0000 120 - Россия Федерациясе субъектлары дәүләт унитар предприятиеләренең салымнарын һәм башка мәҗбүри түләүләрен түләгәннән соң калган табыш өлешен күчерүдән барлыкка килгән керемнәр |
||
4. |
Корпоратив идарә итү бүлеге |
720 1 11 01020 02 0000 120 - Хуҗалык ширкәтләре яки җәмгыятьләренең устав (уртак) капиталы өлешенә килгән табыш рәвешендәге, яки Россия Федерациясе субъектларына караган акцияләрнең дивидендлары рәвешендәге керемнәр |
5. |
Дәүләтнең мөлкәти мәнфәгатьләрен яклау бүлеге |
720 1 16 09030 02 0000 140 - Россия Федерациясе субъектлары милкенә суд карарлары белән тартып алынган акча чаралары (судларның гаепләү карарлары чыгарма булып тора) |
720 1 16 07090 02 0000 140 – Россия Федерациясе субъектының дәүләт органы, Россия Федерациясе субъектының казна учреждениесе алдындагы йөкләмәләрен үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән очракта закон яки шартнамә буенча түләнгән башка штрафлар, түләмәүчелекләр, пенялар |