2017 елның 1 августыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Дәүләт кадастр бәясе үзәге” ДБУ http://cgko.tatarstan.ru/ адресы буенча сайты эшли башлады. Сайтта яңалыклар, шулай ук учреждение эшчәнлегенә кагылышлы, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендәге дәүләт кадастр бәясе буенча башкарылган эш турында актуаль мәгълүмат урнаштырылачак.