ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2017 елның 7 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Коллегия утырышы узды

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә “ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР муниципаль берәмлекләренең мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, комитеты һәм идарәләренең 2017 елның 7 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре” темасы буенча Коллегия утырышы узды.

Коллегия утырышында 2017 елның 7 ае дәвамында Министрлык эшчәнлеге дәүләт милке белән нәтиҗәле файдалану максатыннан 2017 елга куелган бурычлар буенча ТР Хөкүмәте билгеләгән мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелүе билгеләнде. ТР муниципаль берәмлекләренең мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, комитеты һәм идарәләре тарафыннан муниципаль мөлкәтнең табышлылыгын тәэмин итү, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә муниципаль вәкаләтләрне тормышка ашыру буенча эш башкарылды.

2017 елның 7 ае дәвамында  консолидацияләнгән бюджетка дәүләт һәм  муниципаль милек белән идарә итүдән  3 млрд. 247 млн. сум акча керде. Республика бюджетына 652,3 млн.сум табыш керде. Бюджет йөкләмәсе 223% ка үтәлде. 

Татарстан Республикасының җирле бюджетларының гомуми табышы 2 млрд. 601 млн.сум булды, ул еллык планның 67% тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International