Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 8 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 567 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, елның 8 аенда статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 61,65 миллион сум - план 128,81 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 48,64 миллион сум – план 87,25 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 1,78 миллион сум – план 287 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 14,36 миллион сум – план 47,87 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 7,35 миллион сум акча кергән (бу статьяга план билгеләнмәгән).
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 56,9 миллион сум табыш кергән– план 110,92 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 318,52 миллион сум – план 485,4 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 58,09 миллион сум - план 142,73 % ка үтәлгән.