Республикада 422 кешедә кадастр инженеры аттестаты бар.

2011 елның 31 августы, чәршәмбе

       Узган атнада Татарстан Республикасы буенча Россия реестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 17 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга бары 13 е генә килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 7 кеше, алдагы көннәрдә кадастр инженеры аттестатларын алачак.

       Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада 422 кешенең кадастр инженеры аттестаты бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International