Минзәләдә “Балага мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында чара үткәрелде.

2011 елның 29 августы, дүшәмбе

       Бишенче ел рәттән инде Татарстан Республикасында матди ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен “Балага мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” исемле акция үткәрелә. Бу акция кысаларында, мәктәпкә җыенырга ярдәм итү йөзеннән, матди хәлләре начар һәм күп балалы гаиләләрдән беренче сыйныфка укырга баручы балаларга уку өчен мөһим булган кирәк-яраклар салынган сумкалар бүләк ителә.

        Әлеге акция кысаларындагы чара узган атнада Минзәлә муниципаль районында да “Өметбай” исемле драма театры бинасы каршында оештырылды. Бу чара матди хәлләре начар һәм күп балалы гаиләләрдән беренче сыйныфка укырга баручы 63 бала өчен оештырылды.

       Беренче сыйныфка укырга баручы балаларга уку өчен мөһим булган кирәк-яраклар салынган сумкаларны котлау сүзләре белән Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Рәсим Садыйков, Яр Чаллы шәһәренең ТЭА “Ресурс-Холдинг” компаниясе башкарма директоры Рушад Мостафин, Минзәлә шәһәренең оешма һәм учреждение җитәкчеләре тапшырдылар.

       Булачак мәктәп укучылары өчен оештырылган махсус тамаша, бу чараны тагын да күңеллерәк итеп тулыландырды һәм бәйрәм төсе өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International