Ятим балалар өчен төзелә торган йортларны тәмамлау көннәре билгеләнде

2017 елның 29 сентябре, җомга

27.09.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республиксы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары вәкилләре, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, NТр Президенты каршындагы дәүләт торак Фонды. Техник инвентаризацияләү бюросы вәкилләре катнашында ятим балалар өчен төзелә торган йортларны тәмамлау көннәре билгеләү сораулары буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте.

Программа кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2017 елда ятим балаалрга тапшыру өчен дәүләт милкенә 305 фатир сатып алу бурычы куелды.  Бүгенге көндә дәүләт милкенә 117 фатир сатып алынган инде. 15.12.2017 кадәр ТР 23 муниципаль районында 188 фатир сатып алынырга тиеш. Киңәшмәдә министр Азат Хамаев ТР  муниципаль районанрының башкарма комитетларына 15.11.2017 кадәр тоак йортларны эксплуатациягә тапшырыга дигән бурыч куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International