Квалификацияне күтәрү курсы кысаларында ТР Бәяләүчеләр Союзы, Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре, Югары уку йортларының профильле дисциплина укытучылары МАОК профессоры Хәмид Мәмәдҗанов лекцияләрен тыңлыйлар.
Танылган теоретик 1әи матераль булмаган активларны бәяләү практигы Хәмид Мәмәдҗанов тыңлаучылар игътибарын беренче көннән үк кызыксынучанлык белән җәлеп итте, аларның күп төрле сорауларына кызыклы һәм файдалы җаваплар бирде.