Татарстанда күп балалы гаиләләргә 28 254 җир кишәрлеге бирелде

2017 елның 6 октябре, җомга

       2017 елның 04 октябренә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 43 525 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 10 175, Яр Чаллы шәһәрендә – 6 171 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 34 048 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 5 284, Яр Чаллыда - 2 622 җир кишәрлеге.

       Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның  муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 28 254 җир кишәрлеге бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International