Муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр буенча эш турында

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.

       2017 елның гыйнвар-октябрь айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 2 286 сату-алу эше буенча 1 884 мөрәҗәгать каралды, шуларның 793 сату-алу эше башкару килешенде. 1 493 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International