17.10.2017 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары вәкилләре катнашында видеконференция режимында ятим балаларга бирелергә тиешле фатирларның төзелеш срокларын төгәл билгеләү буенча киңәшмә үтте.
Бүгенге көндә татарстан Республикасы милкенә 117 фатир сатып алынып махсус фондка күчерелде.
2017 елның 15 декабренә кадәр ТР 20 муниципаль районында 148 фатир сатып алу каралган, шуларның 114 е эле эксплутациягә кертелмәгән.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча түбән дәрәҗәдә әзерлекле фатирларны "ДТФ" КО тәкъдим иткән югары дәрәҗә әзерлекле фатирларга алыштыру турында карар кабул ителде.