Дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану буенча тикшерү нәтиҗәләре

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ  тарафыннан Спасс муниципаль районында урнашкан ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларының оператив идарә хокукында беркетелгән  дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан  файдалану буенча тикшерү үткәрелде.

Тикшерү вакытында түбәндәге кимчелекләр ачыкланды:

  1. Болгар шәһәрендәге  11,1 кв.м мәйданлы бина башка оешмага файдаланышка тапшырылган.
  2. Файдалагылышта булмаган мөлкәт: 91 кв.м мәйданлы кирпеч склад, 280 кв.м мәйданлы җылыту бинасы, 1784 кв.м мөгезле эре терлек тоту кардасы, 55 кв.м мәйданлы торак йорт, 12 берәмлек транспорт чарасы.    

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International