ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев чыгышында билгеләп киткәнчә, әлеге чараның форматы гадәти хисап колегияләреннән беркадәр аерылып тора. Коллегия көн тәртибенә муниципалитет вәкилләренең кызыксындырган сорауларына сорау-җавап формасында әңгәмә үткәрү, министрлык һәм палаталарның эшчәнлегенә кагылышлы практик мәсьәләләрне хәл итү юлларын тикшерү дә кертелгән иде.
” чыгышында республика муниципаль мөлкәт белән идарә итүдән республика бюджетына керемнәр планы үтәлешенә җентекләп анализ ясалды һәм бу эшне тагын да активлаштыру чаралары тәкъдим ителде.
Гомумән алганда, коллегия алдыннан үткәрелгән укыту семинары белән берлектә килеп чыккан конструктив һәм эчтәлекле әңгәмә, җир ресурслары һәм мөлкәт белән идарә итү өлкәсендә җирле үзидарә органнары эшен яхшыртуда файдалы өлешен кертер дип ышанабыз.