2017 нче елның 9 ноябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре ТР Дәүләт Советында үткән авыл хуҗалыгы алып бару өчен кулланыла торган җирләрнең уңдырышлыгын булдыруда хокукый тәэмин итү сорауларын карау буенча киңәшмәдә катнаштылар.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан файдалануны күзәтүне көчәйтү сораулары каралды.