Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы “Россиякүләм урман утырту көне”ндә катнашты.

2011 елның 10 октябре, дүшәмбе

       2011 елның 8 октябрендә Халыкара урман елы чаралары кысаларында Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Столбище урман хуҗалыгы участогында ылыслы агач үсентеләре утыртуда катнаштылар.

       Кояшлы матур көн, саф һава, хезмәттәшләр белән формаль булмаган шартларда аралашу бу акциягә бәйрәм кәефе кертеп җибәрде. Ә гөмбә җыярга яратучылар өчен агач утырту эше тәмамланганнан соң гөмбә җыю мөмкинлеге дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International