Узган шимбә көнне, 29.10.2011, Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты чыгарган “Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм ТР башкарма хакимияте органнары аппараты хезмәткәрләре арасында Спартакиада үткәрү турындагы” карары нигезендә “Тулпар” сәламәтлек саклау комплексында баскетбол буенча ярыш үткәрелде. Ярышлар - дәүләт хезмәтен үтүче хезмәткәрләргә физик тәрбия бирүне камилләштерү өчен шартлар тудыру һәм республика дәүләт учреждениеләрендә спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла.