Татарстан республикасы милкенә ятим балалар өчен 305 торак урын сатып алынды

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарфыннан, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 30.04.2014 ел, № 289 карары белән расланган «Татарстан Республикасында 2014 – 2019 елларга ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннар белән тәэмин итү» Татарстан Республикасы программасы үтәлде. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы милкенә гомуми суммасы 346,7 млн. сум тәшкил иткән 305 торак урыннары сатып алынды.

«2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турындагы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты нигезендә 2018 елда гомуми суммасы 355,3 млн. сум тәшкил иткән 297 торак урыннары сатып алу планлаштырылган, алардан:

Россия Федерациясе бюджетыннан-40,3 млн. сум;

Татарстан Республикасы бюджетыннан- 314,96 млн. сум.

Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә муниципаль берәмлекләр территориясендә ятим балалар өчен торак урыннар сатып алу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International