ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан бала церебраль параличы белән авыручы инвалид балаларны социаль тернәкләндерү үзәге булдыру өчен концессия килешүе төзелде

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Конвертлар ачу һәм бәйгедә катнашу өчен бирелгән гаризаларын карау, конкурска тәкъдимнәр һәм бәяләү буенча конкурс тәкъдимнәрен карау буенча конкурс комиссиясе утырышының беркетмәләре нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан, Казан шәһ., Җиңү проспекты ур., 142, торак булмаган бүлмә № 1205 (кадастр номеры 16:50:150306:5976) мәйданы 1135,9 кв. м, адресы буенча урнашкан бинага карата концессия килешмәсе төзү хокукына игълан ителгән конкурсның узмавы хакында карар кабул ителде. Шулай ук, бәйгедә катнашу өчен бердәнбер гариза бирүче «Казан үстерү үзәге, реабилитацияләү һәм абилитацияләү» автономияле коммерцияле булмаган оешма белән концессия килешүе төзелү хакында карар кабул ителде. Конкурс 20 ел срок белән церебраль параличлы инвалид балаларны социаль тернәкләндерү үзәге булдыру максатыннан игълан ителгән иде (конкурс документлары рәсми сайтта урнаштырылган): www.torgi.gov.ru номерлы хәбәр 301017/0050700/01

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International