Муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр буенча эш турында

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.

       2018 елның гыйнвар ае торышына министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 3 060 сату-алу эше буенча 2 445 мөрәҗәгать каралды, шуларның 809 сату-алу эше башкару килешенде. 1 997 се буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International