7 нче ноябрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районы хакимияте башлыгы Рәсим Садыйков белән Минзәлә муниципаль районының сугыш ветераннары һәм аларның гаиләләренә 5 йорт ачкычы тапшырдылар.
Бу тантаналы чарада ветераннар өчен йорт төзүче оешма җитәкчеләре дә катнаштылар.
Ачкычлар тапшырганнан соң министр, якын көннәрдә гаиләләре белән күчеп киләчәк ветераннар өчен төзелгән йортларны карап чыкты. Йортларның сыйфаты министрда яхшы тәэсир калдырды – яңа йортка күчеп килүчеләргә анда яшәү шартлары уңайлы булачак. Ә төзүчеләр аларга үз чиратларында, яңа йортларның булачак хуҗаларына чәй сервизлары бүләк иттеләр.
Шул ук көнне Азат Хамаев район активы белән очрашты. Анда районның социаль – икътисади үсеше буенча 9 ай нәтиҗәләре белән танышты, алдагы елга куелган планнар тикшерелде. Очрашу вакытында шулай ук үткәреләчәк сайлауларга, борчыган сорауларга кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.