Вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

  • Хокук идарәсенең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгына;
  • Хокук идарәсенең дәүләтнең мөлкәти мәнфәгатьләрен яклау бүлегенә әйдәп баручы киңәшчесе;
  • Бәяләү бүлегенә 1 разрядлы өлкән белгеч;
  •  Җир ресурслары идарәсенең җирләрнең категориясен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктларның чикләренә кертү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе;
  • Җир ресурслары идарәсенең дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге 1 разрядлы өлкән белгече.

       Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 17 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:

  • Ишмаков Ислам Альмир улы;
  • Паймухин Александр Валентин улы;
  • Гриднев Никита Сергей улы конкурста җиңеп чыктылар.

Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International