Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 1 925,38 миллион сум салым булмаган табыш керде

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 1 925,38 миллион сум акча керде.      

Шул исәптән, 31.12.2017 көнгә статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 91,08  миллион сум - план 106,3 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 77,7 миллион сум – план 101,3 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 3 миллион сум – план 110,7 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 160 миллион сум – план 101,03 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 1 130,64  миллион сум акча кергән - план 100,8 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 57,5 миллион сум табыш кергән– план 100% ка үтәлгән;

дивидентлардан – 346,4  миллион сум – план 100 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 58,6 миллион сум - план 100 % ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International