ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы Эксперт-консультацияләү Советы утырышында экспертлар тарафыннан Әлмәт муниципаль районының Мөлкәт һәм җир палатасыннан килгән сорау хаты нигезендә Киров шәһ. "ЮСБ" ҖЧҖ тарафыннан эшләнгән бәяләү турындагы исәп-хисап тикшерелде. Исәп-хисапны рецензияләүгә җаваплы буларак Партнерлык эксперты Марат Сөләйманов чыгыш ясады. Экспертлар исәп-хисапның "РФ бәяләү эшчәнлеге турындагы" Федераль закон таләпләренә һәм эшлекле практикасына туры килми дип билгеләделәр.
Киңәшләшү вакытында үзләренең нигезле тәкъдимнәрен, ачыкламаларын һәм өстәмәләрен шулай ук Партнерлык экспертлары Дмитрий Захматов һәм Юрий Чеботарев, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре Лариса Швецова ёщм Зөлфия Камалова, Әлмәт муниципаль районының Мөлкәт һәм җир палатасының юридик бүлеге җитәкчесе Алсу Баһманова да керттеләр.
Утырыш нәтиҗәләре буенча гариза бирүче адресына эксперт нәтиҗәләре һәм рекомендацияләр җибәрелде.
Тулырак исәп-хисап оценщики-рт.рф сайтында.