ТР Бәяләүчеләр союзының тарифлар политикасы буенча комитеты утырышында 2018 елга мөлкәтне бәяләү буенча хезмәт өчен тәкъдим ителгән минималь тариф проектын карадылар. Проект Комитет рәисе Игорь Карасев тарафыннан кертелде. Партнерлыкның мониторинг нәтиҗәләре буенча ел саен бирә торган мәгълүмат белешмәләре заказ ясаучыларга аукцион һәм конкурслар үткәргән вакытта бәяләргә ориентирлашугә ярдәм итә. Тәкъдим ителгән минималь тарифлар ТР Бәяләүчеләр союзы Идарәчелеге тарафыннан расланылганнан соң күчемсез милек мониторингының яңартылган җыелмасына керәчәк. Проектка үз тәкъдимнәрен шулай ук Комитет әгъзаләре Людмила Аитова, Павел Лызлов һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре белгечләре дә керттеләр.
Шулай ку киңәшмәдә бәяләү базарындагы демпингка каршы чаралар сораулары да каралды. Бәяләүчеләр берлегенә мөрәҗәгатьләр һәм намуссыз тәэмин итүчеләрне Реестрга кертү турында рекомендацияләр кабул ителде. Бу юнәлештә Әлмәт муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән берлектә башкарган эш нәтиҗәләре дә хупланды, бәяләү сыйфатын күтәрү чаралары тәкъдим ителде.