ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ятим балаларга фатирлар сатып алу буенча эш башкарыла

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 30.04.2014 № 289 карары белән расланган “2014-2020 елларда ятим балаларны, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннар белән тәэмин итү” программасын башкару кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан гомуми сумма 355 286,2 мең сум, шул исәптән федераль бюджеттан 40 328,4 мең сумга 297 фатир сатып алу каралган.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә сатып алуның 1 этабы өчен 71 фатир исемлеге төзелде. Хәзерге вакытта сату-алу буенча аукцион урнаштыру чарасы башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International