ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.
2018 елның 1 март көненә министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 423 сату-алу эше буенча 236 мөрәҗәгате каралды, шуларның 86 сату-алу эше башкару килешенде. 293 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды. Моннан тыш, 44 сату-алу эше буенча тиешле документлар җитеп бетмәү сәбәпле, караусыз калдырылды.