Республика грантлар конкурсы җиңүчесе ТР Бәяләүчеләр союзы Чистай шәһәрендә “Сәламәтлек территориясеннән - изгелек территориясенә” социаль-юнәлешле проектын тормышка ашыру эшен башлады. Төзекләндерү буенча эшләр алдан эшләнелгән план-график буенча “Водников бистәсе” "Бригантина" ТОС №7 мәйданында башланды. Бу проектны тормышка ашыруда №7 территориаль иҗтимагый үзидарә халкы (җитәкче Н.В. Гәрәев), микрорайон активистлары, шәһәр администрациясе, оешмалары һәм предприятиеләре актив катнашалар.
Бу социаль проектны тормышка ашыруда беренчеләрдән булып "Фабула" ҖЧҖ подрядлы оешма эшчеләре һәм инженерлык-техник хезмәткәрләр ярдәмгә килделәр (директор Абдуллин Ф.М.). Проектны тигез хокуклы финанслау шартларында тормышка ашыру сәхнә, эскәмия, парусник макеты элементларын төзекләндерү һәм алыштыруны һәм мәйданны бизәүне күздә тота. Хәзерге вакытта, һава торышы салкын булуга да карамастан, предприятие эшчеләре территориаль мәйданның исемен йөрткән җилкәнле көймәне тергезү эше белән шөгыльләнәләр.
Яңартылган һәм тергезелгән мәйдан ачылышын №7 территориаль иҗтимагый үзидарә халкы “Елгачы көне” традицион һөнәри бәйрәме көнне 2018 нче елның июленә көтә.