Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасы билгеләнде

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 12 мартында чыккан №147  карары белән Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары итеп Галиев Артур Ирек улы билгеләнде.

 

Галиев Артур Ире улы 1988 нче елның 15 нче гыйнварында Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә туган.


2009 нчы елны икътисад һәм бухгалтерлык исәбе, икътисадчы белгечлеге буенча Татарстан РесубликасыПрезиденты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә акдемиясен тәмамлады.

01.02.2007-31.03.2009 – Татарстан Республикасы, Казан шәһ., «Тополь» ҖЧҖ, икътисадчы ярдәмчесе;

27.07.2009-31.12.2013 – әйдәп баручы консультант, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Мөлкәт идарәсенең  Аренда, дәүләт милкен тормышка ашыру һәм инвестицион проектлар бүлеге урынбасары;


01.01.2014-23.06.2014 – Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Җир ресурслары идарәсенең Дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану һәм җир хокукын теркәүне тәэмин итү бүлеге башлыгы;


24.06.2014-11.03.2018 – Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Җир ресурслары идарәсенең Дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге башлыгы;

12.03.2018 Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде.

Өйләнгән, кыз үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International