ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Аксубай һәм Тукай муниципаль районнарында урнашкан җир кишәрлекләрен теркәү сораулары буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә Аксубай муниципаль районында урнашкан һәм Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетына арендага бирелгән җир кишәрлекләренең чикләренә төгәллек кертү турында карар кабул ителде. Тукай муниципаль районында урнашкан җир кишәрлекләре буенча, торбаүткәргечнең 2 нче тармагын җибәрү өчен дәүләт экспертизасы бәяләмәсе максатыннан халык алдында тыңлаулар үткәрү турында сорау каралды. Дәүләт экспертизасы үткәрелгәннән соң торбаүткәргечнең 1 нче тармагын сүтү эше башкарылачак.