Министр Азат Хамаев Президента ТР Минзәлә муниципаль районында Россия Федерациясе Президенты сайлауларында

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

2018 нче елның 17 һәм 18 мартында Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев үзенә беркетелгән ТР Минзәлә муниципаль районында булды. Муниципаль район башлыгы Айдар Сәләхов белән берлектә сайлау участокларында Россия Федерациясе Президенты сайлауларын оештыру белән танышты, шәһәр һәм район активы белән очрашты.

Россия Федерациясе Президентын сайлау тыныч хәлдә, сайлаучыларның югары активлыгы белән үтте. Нәтиҗәләр буенча, Минзәлә муниципаль районы буенча сайлаучыларның килүе 96,68 процентны тәшкил итте.

         Казан шәһәре сайлау участокларына сайлауга бару буенча шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә  югары активлык  күрсәттеләр. Сайлауларда министрлыкның үзәк аппараты, министрлык карамагындагы барлык учреждениеләр һәм тармаклы оешмалар хезмәткәрләре 100%лы килүне тәэмин иттеләр.

         Министр Азат Хамаев ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм министрлык карамагындагы барлык оешма хезмәткәрләрен Россия Федерациясе Президенты сайлауларында актив катнулары өчен рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International