ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацияләү советы утырышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Мамадыш һәм Кайбыч муниципаль районнарының, шулай ук Казан шәһәренең Идел Буе районы күчемсез милек объектлары һәм аларга хокукны бәяләү турындагы исәп-хисапка карата сорау хаты буенча һөнәри фикерләр расланды. Исәп-хисаплар буенча рецензентлар булып Андрей Лисичкин һәм Дамир Тимершин чыгыш ясадылар.
Конструктив фикер алышуда Кайбыч районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Ольга Макарова, Мамадыш районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы юристы Сирин Шаһинуров, экспертлар Резидә Бәтретдинова, Марат Сөләйманов, Юрий Чеботарев, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Бәяләү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Камалова.
Партнерлыкның Башкарма директоры Олег Булгаков экспертларга ТР буенча Россия иминлек федераль хезмәте идарәсенең сорау хаты буенча һөнәри фикернең нәтиҗәлек өлешен җиткерде. Аналитик мәгълүмат ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына җибәрү өчен расланган һәм тәкъдим ителгән иде.
Экспертлар шулай ук бәяләүчеләрне сайлап алу буенча конкурс процедурасы турында да сөйләштеләр.