Министрлык хезмәткәрләренең “Корпоратив законнардагы актуаль сораулар” конференциясендә катнашулары турында

2018 елның 30 марты, җомга

29.03.2018 Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Идел-Вятка Россия Банкы ДУ тарафыннан Татарстан Республикасының Милли банк бүлеге базасында видеоконференцэлемтә формасында оештырылган “Корпоратив законнардагы актуаль сораулар” конференциясендә катнаштылар.

Конференция кысаларында корпратив законнарга кергән үзгәрешләр,  корпоратив процедуралар, кыйммәтле кәгазьләр, ачык һәм ачык булмаган акционерлык җәмгыятьләренең эшчәнлекләрен җайга салу белән бәйле сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International