ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ГАҖ «Татнефть» вәкилләре белән җир сораулары буенча киңәшмә үткәрелде

2018 елның 30 марты, җомга

Татарстан Ресрубликасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында В.Д. Шашин ис. ГАҖ «Татнефть» вәкилләре белән киңәшмә үткәрелде. Бу киңәшмәдә җир асты казылмаларыннан файдалану максатыннан җир кишәрлекләренең категориясен үзгәртү өчен җир төзелеше эшләренә әзерлек вакытында туа торган проблемалы сораулар каралды.  

Аеруча игътибар соралучы җир кишәрлекләренең элек исәпкә алынган башка җир кишәрлекләре чикләре белән киселеше яки берсе өстенә икенчесе ятуны юкка чыгару, аерымланган җир кишәрекләре турында мәгълүмат бирү, шулай ук җир кишәрлекләренең барлык хокуклы хуҗалары белән килешүне бирү кебек сорауларга бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International