Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 113 нче йорт адресы буенча урнашкан мәдәни мирас объектын сату буенча ачык конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 113 нче йорт адресы буенча урнашкан регион әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын сату буенча ачык конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә.

Мөлкәтнең атамасы һәм характеристикасы:

Торак булмаган бина «Абыйлы-энеле Крестовниковлар» Здание фабрика-сәүдә ширкәте бинасы», 1897 елгы төзелеш, 3-катлы (җир асты каты – 1), мәйданы 4959,2 кв.м, кадастр номеры 16:50:011724:53, регион әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты һәм “Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасы объектлары турындагы” Федераль закон нигезендә дә\ләт сагы астында тора. 

Сатуның башлангыч бәясе НДС белән 1,18 сум.

Конкурс үткәрү турындагы мәгълүмат интернет челтәрендәге  Россия Федерациясенең www.torgi.gov.ru сайтында  (белдерү номеры 170318/0050700/01). Гаризалар аукцион документациясендә билгеләнгән форма буенча һәм строкта бирелә.

Гаризалар кабул итүнең төгәлләнү көне -  13.04.2018.

Конкурс үткәрү көне – 23.04.2018.

Конкурста катнашу өчен гаризалар тутыру сораулары, өстәмә мәгълүмат алу буена эш көннәрендә  сәг. 09.00 дан 18.00 кадәр, җомга көнне 16.45 кадәр (көндезге аш вакыты сәг. 11.45 дән 12.30 кадәр) Казан шәһ., Вишневский ур., 26 адресы буенча, тел.264-30-81 (2-39) мәрәҗәгать итәргә мөмкин. Җаваплы – Прокофьева Е.А.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International