“ТР Бәяләүчеләр союзы” коммерциячел булмаган партнерлык идарәчелеге утырышында Патнерлыкның Советлар һәм Комитетлар составы расланды, шул Эксперт-консультацияләү советы, Һөнәри әзерлек һәм мәгариф буенча комитеты, Күчемсез милек базарын мониторинглау буенча комитет, Тариф сәясәте буенча комитет, тышкы элемтә һәм хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү комитеты, Сертификацияләү буенча комитет. Идарәчелек йөкләмәсе буенча яңартылган эш органнары исемлеге Партнерлыкның оценщики-рт.рф сайтында урнаштырыла. Башкарма дирекциягә бер ай срокта Партнерлыкның Комитетлары һәм Советлары утырышларын уздыруны тәэмин итү, эш планнарын раслау, җитәкчеләрне сайлап кую һәм эш юнәлешләре буенча җаваплыларны сайлап кую эше йөкләнелде.
Парнерлык әгъзаләре итеп, тапшырылган гаризалар һәм документлар ике оешма: "Экспертизалар һәм Бәяләү үзәге" ҖЧҖ (ОГРН 1141650012151) һәм "Аудит плюс" ҖЧҖ (ОГРН 1021603150469) кабул ителде.